Җырчы Җәвит Шакировның бер начар гадәте бар
Шоу-бизнес

Җырчы Җәвит Шакировның бер начар гадәте бар

Алып баручы, җырчы Җәвит Шакиров социаль челтәрләрдә кызыклы факт белән уртаклашты.

- Без йорт төзегән вакытта Зөлфиянең миңа әйткән бер сүзе мәңге онытылмый. Минем бер начар гадәт бар – эшне иртәгәгә калдыру. Ә Зөлфия башлаган эшен ярты юлда калдырмый.

Зөлфия йорт төзегәндә дә:

Җәвит! Өйне төзи башлагач сузарга ярамый, бәяләр көннән-көн арта, озакка сузсаң, бер җирен эшлисең, икенче җире ишелә башлый. Тимерне кызуында сугарга кирәк, – дип, мине бораулап торды. Дөресе дә шулай! – дип яза җырчы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев