Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкыннарда

Гомерләрнең кадерен белегез

Актуаль шигырь

Балкып-балкып янганнан соң
Йолдызлар да бер сүнәләр...
Көчле, матур дөнья тоткан
Кешеләр дә бер үләләр.

Әммә шунсы аянычлы
Авыр чирдән яшьләр китә
Яшәлмәгән гомерләре
Учак кебек янып бетә.

Яшьләр китә! Чәчәкләрнең
Сабакларын кемнәр кисә?
Нинди чор бу?Нинди заман?
Кайгы җиле кайдан исә?

Җир өстенә тәмугълардан
Дәҗҗал үзе чыккан мәллә?
И, Аллаһым, кичерә күр!
Гөнаһларга баткан бәндә.

Чалгы белән чапкан кебек
Кыеладыр кеше җаны
Әллә  уйлап тапканнармы,
Кыскарсын, дип кеше саны.

Йөри вирус илдән-илгә
Күз яшьләре юа җирне
Әй, адәмнәр, сакланыгыз!
Кадерләгез бу гомерне!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поэзия

2
X