Яңа ел тег белән яңалыклар
-
Шәһәрне яңа елга иң яхшы бизәүчеләрне ачыклыйлар
Чаллыда шәһәрне яңа елга бизәү буенча традицион бәйге башланды.
-
48/20 йортының зыян күргән подъездларыннан 28 бала мэр чыршысына чакырылган
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, 48/20 йортының зыян күргән өч подъездыннан 28 бала «КАМАЗ» мәдәният сараена мэр чыршысы бәйрәменә чакыру алды, анда «Морозко» музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк.
-
Үзәк чыршы утларын кабызды
Узган атнада «Азатлык» мәйданында шәһәрнең үзәк чыршысы утларын кабызды. Тамашачылар биредә Кыш бабайлары, аюлар, һәм шахмат фигураларыннан торган карнавал колоннасын күзәтте, төп сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары һәм җырчылар чыгыш ясады.
-
Чаллылыларны интерактив мимик тамашага чакыралар
Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк.
-
Нинди чыршы яхшырак?
Ясалма чыршы күптөрле, чын агачка караганда кыйммәтрәк, әмма ел саен сатып аласы юк – киләсе елларда да кулланырга мөмкин. Чын чыршыдан бөтен өйгә тәмле ис чыга, саклау өчен дә урын таләп ителми. Ләкин коелган ылыслар бөтен фатир буенча тарала, аларны һәрвакыт җыеп торырга кирәк.
-
Чаллыда Яңа ел экскурсия трамвае эшли башлады
Чаллыда махсус маршрут старт алды. Беренче пассажирлар – 39 нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары, бу «Электротранспорт» һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музееның уртак проекты.
-
Алексеевск районыннан Гөлүсә Сибатова ясалма чыршыны бик уңайлы дип уйлый
- Без ясалма чыршы куябыз. Ни өчен дисәк, чын чыршы эзләп йөргәнебез дә юк, энәләре чәнечми, коелмый, җайлы, уңайлы.
-
Чаллыдан Илдар Вәлиев чыршыга һәр елны уенчыклар сатып ала
- Ясалма чыршы гына куйдык. Матур уенчыклар белән бизәп тә куйдык.
-
Теләгән һәркем Кыш бабайга әверелә ала
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел тылсымы үткәрергә тәкъдим итте.
-
Чаллыдан Гүзәл Миңнеханова быел кечкенә генә чыршы куярга уйлый
- Әлегә чыршы куймадык. Ә төрле төстәге гирляндалар ноябрь аеннан ук эленеп тора. Гирляндабыз шундый матур, искиткеч!
-
Чаллыдан Эльвира Бәхтиева чыршыны бөтен гаилә белән бизәгәч, икеләтә шатлык дип белдерә
- Ясалманы куябыз, чөнки тере чыршыны соңыннан чыгарып ташларга кул бармый. Чыршыны бөтен гаиләбез белән бизибез.
-
Тукай районы Калмия авылыннан Ләйсирә Сәхибҗанова чыршысын серле итеп бизи
– Өйгә чын нарат куябыз. Уенчыклар элеккеге. Мин наратны серле кар бөртекләре белән бизим. Ул кар бөртекләренә саннар язылган. Һәр сан астында серле бүләк: кемгә сертификат, кемгә акча эләгә.
-
Чаллыдан Зөһрә Сибагатова чыршыга балаларының уенчыкларын элә
- Без ясалма чыршы куябыз. Чөнки чын чыршыларны бик җәллим. Ничә еллар үсәләр дә 1 ай өчен кисеп саталар.
-
Чаллыдан Лилия Зарипова чыршыны балалар белән бизи
- Якынлашып килүче Яңа еллар белән сезне!
-
Чаллыдан Дания Дәүләтьянованың чыршысын кечкенә песие егып төшергән
– Без ясалма чыршы куябыз. Бик зур булмаганны, тумбочка яки өстәл өстенә куя торганны, чөнки бик шаян песиебез бар. Былтыр өстәл өстеннән дә ике тапкыр егып төшергән иде, быел тими әле, әйтмәгәнем булсын.