Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел экскурсия трамвае эшли башлады

Чаллыда махсус маршрут старт алды. Беренче пассажирлар – 39 нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары, бу «Электротранспорт» һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музееның уртак проекты.

Трамвай деподан кузгала һәм Сөембикә проспекты юнәлешенә таба йөри. Пассажирларны бәйрәмчә бизәлгән салон һәм Яңа елның төп геройлары: Кыш Бабай һәм Кар Кызы-трамвай йөртүчесе каршы ала.
Сәфәр вакытында яшь чаллылыларга викторина оештырылды, балалар сорауларга җавап бирделәр, әкиятләр мотивлары буенча табышмакларны чиштеләр.
Сәгатьлек экскурсия барышында укучылар шулай ук шәһәр тарихы турында күбрәк белделәр. Экскурсиягә 70-33-31, 71-39-81(Тарихи-туган якны өйрәнү музее) телефоннары аша язылырга мөмкин. Сәфәрләр 2022 елның 13 гыйнварына кадәр оештырылачак.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел