Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теләгән һәркем Кыш бабайга әверелә ала

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел тылсымы үткәрергә тәкъдим итте.

«Без сезнең белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар өчен игелекле эш башкара алабыз. Яхшы мисал бар – Андрей Геннадьевич Фомичев безнең хезмәттәшләребез Евгений Залогин һәм Сергей Хлебников белән – 4 номерлы поликлиникада булдылар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Хәзер сезнең сайлау округларыгызда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, бәхетле балачактан мәхрүм булган балалар һәм церебраль паралич авырулары булган балалар урнашкан учреждениеләрдә чыршы бәйрәмнәре башлана. Кибетләрдә теләсә нинди бәядән бүләкләр табарга, балалар янына барырга һәм аларны котларга мөмкин. Һәр баланың күңелен Яңа ел бүләге шатландыра. Без, һичшиксез, хезмәттәшләребез белән Яңа ел алдыннан җәй көне ремонт ясалган һәм уңайлы парковка җиһазландырылган "Өмет" интернат-мәктәбенә барачакбыз», – диде мэр.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел