Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яңа елны һәр ил үзенчә каршылый (кызыклы фактлар)

Карп балыгын иреккә чыгару, савыт-саба вату, сары төскә хөрмәт күрсәтү, урындыктан сикерү, ут сүндерү – дөнябыз илләрендә гадәткә кергән бу һәм башка Яңа ел алды күренешләре турында түбәндәге материалны укып белә алырсыз.

Вьетнам. Монда Яңа ел төненә каршы тере карп балыгы табарга кирәк. Соңыннан исә аны теләкләр тели-тели сулыкка җибәрергә кирәк. Җирле халык нәкъ менә карп балыгы аларга бәхет һәм сәламәтлек китерә алачак дип ышана. Шулай ук вьетнамлылар Яңа елны бәйрәм иткәндә аларның гаилә алтаренда алма, кокос, папайя һәм манго кебек җиләк-җимешләр ятачак икән. 
Нидерланды, Бельгия. Бенилюкс илләрендә 1 гыйнварда бик актив эшләүче кешеләрне очратып булмас. Чөнки монда Яңа елның беренче көнен аеруча да күңелле үткәрәләр, шуның белән алар, ел буе без мәшәкатьсез яшәешне тәэмин итәчәкбез, дип уйлыйлар.
Австрия. Әлеге илдә уңышны җәлеп итүнең оригиналь ысулы киң таралган – биредә кап-кара булып буялып беткән торба чистартучы кешене урамнар буйлап эзлиләр. Үзе дә корымга буялып бетүче үтеп барган кешене корымга буяса, димәк, бу кеше әйбәт тормышта яшиячәк. Әмма шунысы да бар: Яңа ел төнендә кысласыманнар семьялыгына кергән сый-ризыклар ашарга ярамый! Югыйсә, алдагы 365 көн бик авырлык белән үтәчәк икән.
Беларуссия. Белоруслар, әгәр Яңа ел төнендә кеше белән гадәти булмаган вакыйга булса, ул аны ел буе эзәрлекләячәк, дигәнгә ышаналар. 
Шотландия. Шотландлылар өйләрендә Яңа ел төнендә бик кырыс «дресс-код» урнаштырыла: блондинкалар һәм җирән чәчлеләр өйгә бәла-каза китерер, ә менә ир-ат брюнет исә йортны бәрәкәтле итәр, диләр. 
Израиль. Яңа ел төнендә йокларга ятар алдыннан израильлеләр үз караватлары янына шәраб белән олы гына кувшин куя. Иртән чүлмәктә шәраб артса, яхшы уңыш булачак, азрак булса – ач ел булачак икән. 
Перу. Перуанлылар яңа елны сары киемнәрдә каршы алсаң, үзләрен уңыш һәм муллык көтеп торачак дип белдерә. Кызлар өчен киемнәрнең сары төстә булуы аеруча мөһим, чөнки киләсе ел яшь кызларга кияү вәгъдә итәчәк.
Кипр. Киприотлар яңа елны кап-караңгыда каршы алалар икән. Шуңа күрә дә төн уртасында монда ут югала. 
Англия. Әлеге халык Яңа елга ашау-эчү буфетларын төрле тәм-томнар белән, ә үз букчаларын акча белән тутыралар. Әгәр бу урыннар буш калса, ел хәерчелектә үтәр, дип ышаналар алар. 
Германия. Яңа ел төнендә үзен хөрмәт иткән һәр алман кешесенең алдан әзерләнгән урындыгы булачак. Ел уңышлы үтсен өчен, сәгать 12 тулганда, шул урындыкка сикереп менеп басарга кирәк икән. 
Италия. Төп итальян билгеләрен бергә кушсаң, уңыш җәлеп итүнең якынча шундый механизмы килеп чыга: Яңа ел төнендә кызыл киемнән булып, иске әйберләрне тәрәзәдән ыргытырга, аннары балык икрасы ашарга, ә иртән исә горур кыяфәт белән бөкре картны эзләп чыгып китәргә кирәк.
Россия. Яңа ел алдыннан төп Россия традициясе – барлык бурычларны биреп бетергә һәм ачуланышкан кешеләр белән татулашу. Яңа елда тормышны чиста биттән башларга кирәк.
Скандинавия. Борынгы риваятьләр буенча савыт-сабаларны вату уңыш китерә, ләкин скандинавлар эффектны икеләтә арттырырга карар кылганнар һәм Яңа ел төнендә үк тәлинкәләр һәм чынаякларны ватып бетерә торган булганнар. Хәзер дә әлеге гадәт сакланып килә. 
Кытай. Кытайлылар начар энергияне, билгесез көчләрне куу өчен бик күп фейерверклар һәм петардалар кулланалар. Моннан тыш Кытайда Яңа елда очлы эшләнмәләр кулга алмыйлар икән. Пычак белән эшләгәндә берәр ялгыш килеп чыкса, ел буе интегеп чыгачаксың, дип ышаналар алар.
Аргентина. Әлеге халык Яңа елны гаилә даирәсендә үткәрә, бөтен туган-тумачалар җыела, бәйрәм өстәле артында аңлашу һәм ямьлелек хөкем сөрә – бернинди кызыклы әйбер дә юк. Әмма 31 декабрьдә алар офис тәрәзәләреннән кирәксез бланклар, документлар һәм башка макулатураны очырып ыргыталар икән – шулай итеп аргентинлылар яңа елда бизнеста яңа уңышка ирешәләр.
Судан. Суданда Яңа елда җитлекмәгән яшел чикләвекләр кытлыгы сизелә икән. Бөтен хикмәт шунда – әгәр шундый чикләвек тапсаң, яңа елда бәхет тә, сәламәтлек тә, акча да булачак, ди. 
Франция. Монда сез кунакка көпчәксез генә килсәгез, сезне аңламаска мөмкиннәр. Французлар бер нәрсәне төгәл белә, көпчәк – ел буена уңыш тәэмин итә торган иң яхшы Яңа ел бүләге. 
Эквадор. Эквадорда узып баручы елда барлык авырлыкларны калдыруның нәтиҗәле ысулын тапканнар. Яңа ел төнендә өй алдында иске киемгә киенгән салам карачкыны яндырырга кирәк.
Греция. Әлеге илдә кунакка барырга чыксагыз, үзегез белән гранат (анар) алырга кирәк. Бусагада аны вакларга кирәк һәм идәнгә чәчеп җибәрергә – күбрәк төш коелган саен, ел да шулкадәр уңышлы булачак. 
Куба. Кубалылар яңа елны беренче секундларда ук яхшылап «юарга кирәк», дип саный. Бу максатлар өчен өйдәге бөтен савыт-саба су белән тула, ә төн уртасында исә шушы суны тәрәзәдән генә агызалар икән. Бу киләсе елда чиста һәм якты елны тәэмин итәчәк.
Венгрия. Явыз көчләрне йорттан куып чыгару максатында, Венгрия халкы яңа елның беренче секундларында ук һәртөрле дудкаларда, быргыларда һәм сызгыргычларда сызгырга башлыйлар икән.

 

Фото: culture.ru


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел