Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент чыршысына 300дән артык Чаллы укучысы барды

Мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар лидерлары һәм активистлары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр, уку алдынгылары һәм башкалар республика Яңа ел чыршысында катнашты. Быел бәйрәм программасы Казанда Баскет-холлда узды.

Анда бөтен республикадан укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән, шулай ук якланмаган балалар категорияләре – барлыгы сигез меңнән артык бала катнашты.
«Новый год. Перезагрузка» – мюзикл темасы. Республика балаларын цифрлаштыру елы уңаеннан гаилә тормышы аша югары технологияләр белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның төрле районнарыннан килгән балаларны бер мәйданчыкта җыеп Яңа елны бәйрәм итү традициясенә нигез 2000 елда салынган иде. Бәйрәм программасы ахырында һәр тамашачы татлы Яңа ел бүләге алачак.
Чара эпидемиологик куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәү белән үткәреләчәк. Традиция буенча, яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк.  
Полиция вәкилләрен һәм медикларны санамыйча, балаларны сәфәр вакытында 30 кеше озата барачак. Чит шәһәрләрдән килгән укучылар һәм аларны озатып йөрүче педагоглар өчен Казанның мәктәп ашханәләрендә кайнар аш оештырылган. Шулай ук һава торышы шартлары начарайган очракта, алар өчен кунакханәләрдә яшәү өчен урыннар резервланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел