Бүген Азатлык мәйданында интерактив спектакль тәкъдим ителә
Яңалыклар тасмасы

Бүген Азатлык мәйданында интерактив спектакль тәкъдим ителә

Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк. Интерактив спектакль урамда, шәһәрнең Яңа ел мәйданчыкларында үткәреләчәк. Халыкны тамаша персонажлары – кар бабайлар белән турыдан-туры аралашу көтә.

Бүген, 27 декабрьдә, 17:30 сәгатьтә интерактив спектакль Азатлык мәйданында тәкъдим ителәчәк. 
28 декабрьдә 17:30 сәгатьтә тамаша Җиңү паркында узачак.
29 декабрьдә 17:30 сәгатьтә Сидоровка паркында мимик тамаша күрсәтеләчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел

Нет комментариев