Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нинди чыршы яхшырак?

Ясалма чыршы күптөрле, чын агачка караганда кыйммәтрәк, әмма ел саен сатып аласы юк – киләсе елларда да кулланырга мөмкин. Чын чыршыдан бөтен өйгә тәмле ис чыга, саклау өчен дә урын таләп ителми. Ләкин коелган ылыслар бөтен фатир буенча тарала, аларны һәрвакыт җыеп торырга кирәк.

Һәр кеше үзе өчен уңай һәм тискәре якларын билгеләп, күңеленә хуш килгәнен сайлый. Шәһәрдәшләребезнең фикерләре белән дә танышыйк.  

Зөлфирә Фәтхиева, Чаллы:
– Балаларыбыз кечкенә вакытта чын чыршы бизәдек. Берничә көн торуга, аның энәләре коелып, ямьсезләнеп бетә. Идән келәменнән шуны җыеп азаплана идек. Хәзер ясалма чыршы бизәп куябыз. Нарат исе чыксын өчен, ботакларын алып кереп куярга гадәтләндек.
Гүзәл Мәрдәнова, Чаллы:
– Әле куймадык. Ясалма чыршыбыз бар. Олы балаларыбыз кечкенә булганда, чынны ала идек. Ел саен чыршы алганда матур, күңелле, ә аннан ташларга кызганыч. Моңарчы каядыр рәхәтләнеп үсеп утырган, алга таба да үсәсе булган агачны шулай кисеп чыгарып атканда әллә нинди кыенлык килә иде. Шуңа яңадан матур ясалма чыршы алдым. Уенчыкларны сатып та алабыз, үзебез ясаганнары да бар. Гадәттә, балалар белән бергә бизибез. 
Лилия Захарова, Чаллы:
– Без ел да Яңа ел бәйрәмен сагынып көтеп алабыз, hәрвакыт чын чыршы куябыз. Аны гаиләм белән бизибез. Улыбыз кечкенә чагында ясаган уенчыклар белән бизәгәндә бер торле дулкынлану хисе кичерәбез, ясалма уенчыклар да сатып алабыз. Яңа ел бәйрәме – бездә гаилә бәйрәме!
Сәрия Солтанова, Чаллы:
– Нәрсә генә дисәләр дә, мин исләре аңкып торган чын чыршыга өстенлек бирәм. Бала чакта, кар көртләренә батып, чыршы алып кайтып, бар гаиләбез белән шуны бизи идек. Елга бер тапкыр чыршы сатып алырга да була. Яңа ел бәйрәмнәре өчен ул махсус үстерелә бит.
Зәкия Вәлитова, Сахалин: 
- Без чын чыршы куябыз! Өйдә исе тәмле. Яңа ел исе. Оныклар белән бизибез. Быел татар орнаменталы әзерләдек. Алар белән бизәклибез.
Илзирә Хикмәтова, Чаллы:
- Яңа ел бәйрәме һәр баланың көтеп алган  иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Чыршының бездә чып-чыны. Авылда кичке якта әти-әни җылысында,балалар-оныклар белән чыршы бизәдек. Бер туган апам кул эше остасы, узе ясаган уенчыклар белән чыршыбызны матурладык. Шулай ук, тәрәзләрне дә, узебез ясаган кар бөртекләре белән матурлап куйдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел