Яңалыклар тег белән яңалыклар
-
Ташландык бина урынына яңа йорт
КАМАЗ-Мастер урамында урнашкан 17/01 йорты каршындагы ташландык бина урынына 19 катлы йорт төзергә планлаштыралар.
-
Төркиядә янгыннар аркасында туристларны кунакханәләрдән эвакуациялиләр
Антальяда аномаль эсселек аркасында янгыннар бик тиз таралган.
-
Чаллының белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә әзерләр
Яр Чаллыда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык системасын көчәйтергә планлаштыралар. Бу хакта даими комиссия утырышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
-
Социаль контрактны кемнәр төзи ала?
Эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда шәһәрдәшләр социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәмен ала алалар. Бу ярдәмгә кереме яшәү минимумыннан артмаган кешеләр генә дәгъва итә ала.
-
Яңа видеокамералар куялар
Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәячәк.
-
Когогина гариза бирде
Әлфия Когогина бер мандатлы Чаллы округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат документлар тапшырды. “Мин 19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп теркәлү өчен документлар тапшырдым. Бер мандатлы 29нчы округ буенча депутат булып сайланырга телим, чөнки округ һәм анда яшәүчеләрнең проблемаларны чишү өчен шул җирлектән сайланырга кирәк дип саныйм. Татарстан һәм Россиянең киләчәге Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә районнары кергән округның үсешенә бәйле”, - диде ул.
-
Чаллы башкарма комитеты Төзүчеләр көне ковид сәбәпле булмый дигән хәбәрне кире какты
Шәһәрдә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.
-
Россиялеләргә йортларга газ кертү өчен тотылган чыгымнарны кайтарачаклар
Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясенең, социаль газлаштыру программасы үз көченә кергәнче, эш өчен түләгән очракта, гражданнарга газ кертү чыгымнарын компенсацияләү турындагы инициативасы хупланды.
-
Ә безнең өйдә газ бар: "Бердәм Россия" газга тоташуны тагын да ачыграк ясый
Программа эшли башлаганчы йорт биләмәсенә газ китерү өчен түләгән кешеләр компенсация ала алачак.
-
«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны Чаллыда да сатып алырга мөмкин
«Дизайннарны һәм идеяләрне халык белән бергә уйлап табабыз», — диде «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов.
-
Фатирсыз калудан курыккан
Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз озак вакытлар салым түләмәгән, аның 18 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары хатын-кызга башкарма эш кузгату турында хәбәр итә, тик ул әҗәтләрен барыбер түләми.
-
Шәһәргә автобуслар кайтачак
Сентябрьдә шәһәрегә 21 зур автобус кайтачак.
-
"КАМАЗ"да эшләүчеләр сертификатлар ала башладылар
Сүз балалары беренче сыйныфка бара торган хезмәткәрләр турында.
-
Чаллыда йортсыз этләр һәм кыргый төлкеләрне күпләп аулау уздырыла
Узган атнада 30дан артык хайван тотылган.
-
Сөенеч! Чаллы дельфинариенда Көньяк Африка диңгез мәчесе туган
Сабыйның әнисе Ванесса һәм әтисе Элио тумышлары белән Уругвайдан. Соңгы дүрт елда алар Яр Чаллыда яшиләр һәм безнең дельфинарийның су спектакльләрендә катнашалар.