Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә әзерләр

Яр Чаллыда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык системасын көчәйтергә планлаштыралар. Бу хакта даими комиссия утырышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бу максатларга акча шәһәр бюджетының өстәмә керемнәреннән бүленеп биреләчәк. «Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура күрсәткән барлык таләпләр буенча техник ныгыту 600 млн сум тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетында өстәмә керемнәр бар, һәм без аларны балалар иминлегенә юнәлтәчәкбез дигән карар кабул иттек. Аңлашыла ки, һәр мәктәп һәм балалар бакчасыннан ныгытма ясап булмый, әмма аларны теләсә нинди кеше керә алмаслык итеп ясауга омтылу – безнең бурыч».
Наил Мәһдиев утырышта катнашучыларга Казанда булган фаҗигале вакыйгалар турында искә төшереп, куркынычсызлык мәсьәләләренең аеруча мөһимлеген билгеләп үтте: «Безнең һәр мәктәптә хәбәр итү системасы юк. Без бу мәсьәләләрне хәл итүне суза алмыйбыз. Беренче транш - 200 млн сумнан артык, безгә 2021 елда 400 млн сум эзләргә кирәк булачак. Бездә керемнәр барлыкка килергә тиеш: "КАМАЗ" һәм башка предприятиеләр яхшы эшли. Беренче чиратта, без кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга акча җибәрәчәкбез», - дип ассызыклады мэр.
Бүген Яр Чаллыда 80 мәктәп һәм 131 балалар бакчасы эшли.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар