Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Мерәстә – Раббани дәмамчылары

Җәй җи­тү бе­лән кү­ңел Са­бан ту­ен кө­теп яши баш­лый.  Ту­ган як­лар­га кай­тып, ту­ган-ту­ма­ча­лар, са­бак­таш­лар, дус-иш­ләр бе­лән оч­ра­шып, кү­ңел ачып алу өчен ме­нә ди­гән фор­сат бит бу. Га­дәт­тә­ге­чә, мил­ли бәй­рә­ме­без эс­та­фе­та­сын иң элек авыл­ла­ры­быз ка­бул итеп ала. Таң әтәч­лә­ре бе­лән то­рып эш баш­лар­га кү­нек­кән са­ла  хал­кы  мон­да да бе­рен­че. Әйе, яз­гы кыр эш­лә­ре тө­гәл­лән­гән, ин­де бе­раз ял итеп алыр­га да ха­кы бар­дыр җир ке­ше­се­нең. Хә­ер, кем­гә­дер ял, ә кем­гә­дер зур сы­нау чо­ры. Егет­лек­кә, ба­тыр­лык­ка сы­на­лыр чак та бит әле ул - Са­бан туе. Сү­зем мил­ли бәй­рә­ме­без­нең төп ге­рой­ла­ры – кө­рәш­че­ләр ха­кын­да.  Мәй­дан­нар­га чы­гып, бил алыш­кан­чы үз­лә­ре бе­лән оч­ра­шып, ара­ла­шып ал­мый дө­рес бул­мас ди­дек тә без, ут күр­ше­лә­ре­без Ту­кай ра­йо­ны­на юл тот­тык. 

 

Бел­гә­не­без­чә, әле­ге җир­лек уң­ды­рыш­лы кыр­ла­ры бе­лән ге­нә тү­гел, ә кө­рәш йол­дыз­ла­рын ка­бын­ды­ру­чы  ра­йон бу­ла­рак та элек-элек­тән дан то­та. Исем­нә­ре рес­пуб­ли­ка­быз­ның гы­на тү­гел, ә ил һәм хәт­та дөнь­я­кү­ләм кө­рәш эн­цик­ло­пе­ди­я­лә­ре­нә ал­тын хә­реф­ләр бе­лән языл­ган ле­ген­дар кө­рәш­че­ләр - Раб­ба­ни Шә­ри­пов, Рә­кип Хә­ми­тов, Ай­рат Гый­ла­ев­лар мо­ның ачык бер ми­са­лы. Алар­ның һәр­кай­сы за­ма­нын­да нәкъ ме­нә әле­ге җир­лек­тә ту­ып, кө­рәш мәй­дан­на­рын­да чы­ны­гып үс­кән­нәр.

Яз­мам ге­рой­ла­ры  Ме­рәс авы­лы егет­лә­ре дә дан­лык­лы як­таш­ла­ры ке­бек, та­ныл­ган спорт ос­та­ла­ры бу­лыр­га хы­ял­ла­на.  Шу­ңа да ел дә­ва­мын­да ат­на­сы­на 3 тап­кыр авыл мәк­тә­бе­нең кө­рәш за­лын­да алар. Кыш­кы сал­кын бу­ран­мы урам­да, көз­ге ачы җил­ме яки кой­ма яң­гыр­мы – бер ге­нә шө­гыль­лә­нү дә­ре­сен дә кал­ды­рыр­га яра­мый. “Тө­гәл­лек һәм са­быр­лык бул­ган­да гы­на уңыш­ка ире­шеп бу­ла. Мо­ны би­ре­гә йө­рү­че һәр­кем ях­шы аң­лый”,  -  ди егет­ләр­нең ос­та­зы Ти­мур Са­фин.

Бү­ген­ге көн­гә үзе дә кө­рәш та­ри­хы­на исе­мен тер­кәп өл­гер­гән  тре­нер за­ма­нын­да нәкъ ме­нә би­ре­дә би­лен ны­гыт­кан. “Иреш­кән уңыш­ла­рым бе­лән мин 2011 ел­да әле­ге тү­гә­рәк­кә ни­гез сал­ган авыл­да­шым  Әбү­зәр абый Миң­нул­лин­га рәх­мәт­ле­мен.  Ул ми­ңа кай­чан­дыр  ак  сөл­ге тот­ты­рып, ма­вык­тыр­гыч кө­рәш дөнь­я­сы­на ак һәм як­ты юл күр­сәт­те. Без исә аны озын һәм дә­вам­лы итәр­без,  тап­ла­ма­быз, уңыш­ла­ры­быз бе­лән һәр­чак пак­лар­быз”, - ди рес­пуб­ли­ка һәм ил­кү­ләм тур­нир­лар­да зур җи­ңү­ләр­гә иреш­кән Ти­мур Ма­рат улы. Әле бы­ел гы­на да ул кө­рәш бу­ен­ча Рос­сия ку­бо­гы ярыш­ла­рын­нан ка­бат приз­лы урын алып кайт­кан.

Ал­ма ага­чын­нан ерак төш­ми ди­гән­дәй, уку­чы­ла­ры да ос­таз­ла­рын­нан ка­лыш­мый. Тү­гә­рәк­кә йө­рү­че егет­ләр­нең кү­бе­се ин­де кө­рәш бу­ен­ча ра­йон чем­пи­он­на­ры исе­ме­нә ла­ек.   Бу гы­на да тү­гел, яшь ке­нә бул­са­лар да, Та­тар­стан бу­ен­ча үтү­че ярыш­лар­ны да кал­дыр­мый­лар икән үз­лә­ре. Ми­сал өчен, би­ре­дә шө­гыль­лә­нү­че 16 яшь­лек Ма­рат Га­зет­ди­нов, әле ап­рель аен­да гы­на Ак­та­ныш­та үт­кән рес­пуб­ли­ка­кү­ләм тур­нир­да, 60 кг авыр­лык­та­гы­лар ара­сын­да, 3нче кал­ган. 17 яшен ту­тыр­ган Ил­гиз Дә­ү­ләт­гә­рә­ев исә та­гы да юга­ры­рак бас­кыч­ка кү­тә­рел­гән, ил­кү­ләм тур­нир­да 2нче урын­га ла­ек бул­ган.

“Бу күр­сәт­кеч­ләр­нең ба­ры­сы да әл­бәт­тә зур хөр­мәт­кә ла­ек. Тик шу­лай да без­нең өчен иң ка­дер­ле һәм иң якы­ны  - ул ту­ган авы­лы­быз­ның Са­бан туе мәй­да­нын­да үт­кән кө­рәш ярыш­ла­ры”, - ди яшь ба­тыр­лар. Ка­нат чы­га­рыр­га мөм­кин­лек бир­гән га­зиз ту­ган җи­рең­дә тир тү­геп бил алы­шу­га ни җи­тә соң ул?! Чәч­лә­ре­нә чал кун­ган әби-ба­бай­лар­ның ал­кыш­ла­ры, күр­ше абый-апа­лар­ның сы­нау­лы ка­раш­ла­ры, әт­кәй-ән­кәй­ләр­нең ухыл­дау­лы та­выш­ла­ры – ме­нә нәр­сә якын кү­ңел­гә...

Бү­ген­ге көн­дә исә егет­ләр нәкъ ме­нә авыл ба­ты­ры бу­лып ка­лу өчен спорт за­лын­да кай­на­ша. “Авыл са­бан туе – ул без­нең ел­лык шө­гыль­лә­нү­лә­ре­без­нең үзе­нә кү­рә бер йом­га­гы бит”, - ди тре­нер. Алар­ны ан­да авыл­ның те­рә­ге, С.Сәй­дә­шев исе­мен­дә­ге ху­җа­лык җи­тәк­че­се, Ма­рат Тәл­гать улы Са­фин шәх­сән үзе бә­я­ли, мах­сус бү­ләк­лә­рен дә тап­шы­ра. Егет­ләр­не ул авыл­ның ки­лә­чә­ге, дип өмет итә. Шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк, яшь ба­тыр­лар­га спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү өчен шарт­лар ту­ды­ру­чы да ул. Мах­сус тре­на­жер­лар, ма­та­лар аның яр­дә­ме бе­лән кай­та­рыл­ган. Чит­кә ярыш­лар­га чы­гым­на­рын да ул җи­тәк­лә­гән ху­җа­лык кап­лый.

Әй­тер­гә ки­рәк, егет­ләр әле­ге мәк­тәп за­лын­да­гы шө­гыль­лә­нү­ләр бе­лән ге­нә чик­лә­неп кал­мый. Күр­ше Ис­ке Аб­дул­да, 2020 ел­да тор­мыш­ка ашы­ры­ла баш­ла­ган “Авыл җир­лек­лә­ре­нең ком­п­лекс­лы үсе­ше” дә­ү­ләт прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә, ме­нә ди­гән уни­вер­саль спорт мәй­дан­чы­гы җит­ке­зеп куй­ган­нар. Яшь кө­рәш­че­ләр би­ре­гә ки­леп, фут­бол, бас­кет­бол, во­лей­бол уй­нап, җи­тез­лек­лә­рен арт­ты­ра, бу­ын­на­рын ны­гы­та. Кем бе­лә, бәл­кем ки­лә­чәк­тә үз­лә­рен­дә дә шун­дый ук мәй­дан­чык саф­ка ба­сар. Авыл яшь­лә­рен спорт­ка җә­леп итү­не дә күз­дә тот­кан әле­ге прог­рам­ма әле та­гын 4 ел га­мәл­дә бу­ла­чак бит.

Ме­рәс­ле­ләр яшь­тән үк хез­мәт­кә дә тар­ты­ла. Кө­рәш тү­гә­рә­ге­нә йө­рү­че һәр егет, 7 яшь­ме аңа 17ме, ба­ры­сы да ху­җа­лык­та хез­мәт куя. Кем­дер кө­тү кө­тә, икен­че бе­рә­ү­лә­ре исә ком­байн­чы яр­дәм­че­лә­ре бу­лып тир тү­гә. Юга­ры­да тел­гә ал­ган дан­лык­лы кө­рәш­че, күр­ше Тор­на­таш авы­лы ба­ты­ры Раб­ба­ни ага­ла­ры да, ми­сал өчен, 12 яшен­нән ин­де кол­хоз­да эш­лә­гән. Аның: “Авыр хез­мәт – ме­нә нәр­сә мин­нән җи­ңү­че яса­ды”, - дип әйт­кә­нен авыл­даш­ла­ры әле дә хә­тер­ли.

Әйе, егет­ләр­гә би­ре­дә Раб­ба­ни ага­ла­ры­на ке­бек тор­мыш­та үз урын­на­рын та­бар­га, бар мөм­кин­лек­ләр дә бул­ды­рыл­ган. Иң мө­һи­ме те­ләк ке­нә бул­сын. Ки­рәк икән эш­ле дә итә­ләр, те­лә­сә­ләр юга­ры уку йорт­ла­ры­на ке­рү өчен дә  юл­лар ача­лар.

Кө­рәш тү­гә­рә­ген­дә шө­гыль­лә­нү­че Ра­ил Сай­фул­лин ин­де бу мөм­кин­лек­тән фай­да­ла­нып та өл­гер­гән. Хә­зер ул сти­пен­ди­ат бу­лып, Ка­зан дә­ү­ләт аг­рар уни­вер­си­те­тын­да юга­ры бе­лем ала.  Ос­таз­ла­ры Ти­мур Са­фин исә әле­ге уку йор­тын 2019 ел­ны тә­мам­ла­ган бул­ган.  Бү­ген­ге көн­дә яшь тре­нер С.Сәй­дә­шев исе­мен­дә­ге ху­җа­лык җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры да.

Әнә шу­лай егет­ләр көн­дәш­лә­ре­нә дә, авыл тор­мы­шы авыр­лык­ла­ры­на да баш бир­ми җир-җи­мер­теп го­мер итә­ләр. “Кө­рәш без­не бар­лык авыр­лык­лар­ны җи­гәр­гә өй­рә­тә. Ке­ләм­дә ге­нә тү­гел, тор­мыш­та да ха­рак­тер, көч-егәр ки­рәк”, - ди алар.  Афә­рин сез­гә, Ме­рәс егет­лә­ре. Мәй­дан­нар­ның гы­на тү­гел, мил­лә­те­без­нең дә ба­тыр ул­ла­ры бу­лып ка­лы­гыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт укытучы тренер

2
X