Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда кышкы сезонга старт бирелә

Быел Чаллыда бозда массакүләм шуу өчен биш шугалак эшләячәк: Ипподромда, Азатлык мәйданында, Мәйданда, Кама аръягы поселогында, «Медео»да.

Барлык шугалаклар да, чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына яңа ел кәефе өстәү максатыннан, бәйрәм иллюминациясе белән бизәләчәк. Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов матбугат конференциясе барышында Ипподромда шугалак формасы бераз үзгәрәчәген хәбәр итте. Бу – "Салават Кубогы" автомобиль ярышлары өчен трасса салудагы яңалыклар белән бәйле.
Моннан тыш, яшүсмерләр клубларында урнашкан 32 хоккей кортында һәм мәгариф мәктәпләре террирторияләрендә урнашкан шугалакларда тимераякта шуарга мөмкин булачак.
Чаңгыда йөрергә яратучылар өчен кышкы сезон Яр буе паркындагы һәм ГЭС поселогындагы трассаларда башланачак. Сүз уңаенда, Яр буе паркында трасса бераз үзгәрде – җәй көне үк биредә югары күтәрелеш барлыкка килгән иде. Бу тау спортчылар өчен генә түгел, каршылыклар аша чаңгыда шуарга яратучылар өчен дә кызыклы булачак.
Спорт инвентарьларын прокатка алу бәяләре узган елгы дәрәҗәдә калачак. Әйтик, тимераяклар өлкәннәр өчен – 150, балалар өчен – 70 сум. Кайбер шугалакларда тимераяк белән килүчеләр өчен керү өчен 20 сум түләү гамәлдә булачак. Чаңгыларның бәясе өлкәннәр өчен – 150, балаларга – 70 сум. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация