Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда «Яңа ел казы» ярминкәләре узачак

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чаллыда традицион «Яңа ел казы» ярминкәләре үткәрелә.

Быел алар 18, 19, 25 һәм 26 декабрьдә ике мәйданчыкта: «Төзүче» стадионы каршында һәм Ипподром территориясендә узачак. Эш вакыты: 8:00дән 15:00гә кадәр. Бу хакта матбугат конференциясендә кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр итте.
Сәүдәдә Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Баулы, Яңа Чишмә, Тукай һәм башка муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар һәм шәхси хуҗалыклар катнашачак.
Ярминкә мәйданчыкларында каз, үрдәк, күркә, индоутка, тавык арзан бәяләрдән тәкъдим ителәчәк . 1 кг казның уртача бәясе – 400-450 сум.
Барлык продукция ветеринария контроле узачак, инспекторлар аның озату документларына туры килүен тикшерәчәкләр, транспортировкалау һәм сату шартларын тикшерәчәкләр.
«Шәһәр халкын һәм кунакларын ярминкәләргә чакырам, чөнки анда сыйфатлы продукция тәкъдим ителәчәк», - диде Рәисә Солтанова.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация