Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы казанышы – уртак җиңүдә

Төбәкләрдәге башкарма хакимият органнарының 2014 елда нәтиҗәле эшчәнлеге буенча Татарстан инде бишенче тапкыр беренче урынга чыкты. Бу хакта 2015 елның 7 маенда РФ хөкүмәте үткәргән утырышта игълан ителде. Әлеге җиңү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов юнәлеш биргән стратегиянең ни дәрәҗәдә ышанычлы һәм дәвамлы икәнлеген, республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итүдә хәлиткеч роль...

Төбәкләрдәге башкарма хакимият органнарының 2014 елда нәтиҗәле эшчәнлеге буенча Татарстан инде бишенче тапкыр беренче урынга чыкты. Бу хакта 2015 елның 7 маенда РФ хөкүмәте үткәргән утырышта игълан ителде. Әлеге җиңү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов юнәлеш биргән стратегиянең ни дәрәҗәдә ышанычлы һәм дәвамлы икәнлеген, республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйнавын тагын бер тапкыр раслады. Гомумән, соңгы 5 елда Татарстан төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен беркемгә дә бирми. Иң эре инновация проектларының безнең республика җирлегендә тормышка ашуы - моңа анык дәлил.

Һәр төбәкнең нәтиҗәле эшчәнлеген билгели торган төп критерий, әлбәттә, аның социаль-икътисадый үсеше белән бәйле. Башкарма хакимият эшчәнлегенә халык биргән бәяләмә шулай ук ахыргы нәтиҗәдә чагылыш таба. Гомумән, барлык ирешкәннәр узган 3 елдагы эшчәнлектән чыгып, 11 күрсәткеч буенча бәяләнә. Һәм быел республика һәркайсы буенча иң югары бәя алган икән, бу - бик зур җиңү. Димәк, Татарстан үз халкының яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән социаль-икътисадый проектларны уңышлы рәвештә тормышка ашыруын, ышанычлы адымнар белән яңа үрләр яулавын дәвам итә.

Ләкин әлеге җиңүләрдә һәр төбәкнең, шул исәптән, безнең Чаллының да лаеклы өлеше бар. Әйтик, агымдагы елның гыйнвар-март айларында шәһәребезнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча гомуми сәнәгать продукциясе җитештерү индексы 86,9% тәшкил итте. "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте әлеге чорда 5833 йөк автомобиле җитештерде. Шәһәрдә барлыгы 4,5 млрд сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылды. Транспортчыларыбыз ел башыннан 15,3 млн пассажирга хезмәт күрсәтте. Бу узган елның әлеге чорыннан 1,4%ка кадәр күбрәк. Сәүдә тармагы да уңышлар белән сөендерде. Ваклап сату күләме 34,3 млрд сум тәшкил итте. Шәһәр халкына 9,2 млрд сумлык түләүле хезмәт күрсәтелде. Куллану бәяләренең индексы - 113,1%, шул исәптән, азык-төлекнеке - 120%, башка товарларныкы - 109,7%, түләүле хезмәтләрнеке 108,8% тәшкил итте. Чаллы халкының яшәеш дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткечләр дә үсештә. 2015 елның 1 апреленә һәр эшләүченең уртача хезмәт хакы 25 462,7 сум тәшкил итте. Бу узган елгыдан 1,8%ка күбрәк. Иң мөһиме, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының икътисадый эшчәнлектәге күзәтүле төрләре буенча үз эшчеләренә хезмәт хакы бурычлары юк. Соңгы елларда эшмәкәрлек хәрәкәтенең үсеше дә куандыра. Бүген шәһәрдә теркәлгән шәхси эшмәкәрләрнең саны 16 071гә җитте, ягъни узган елның шул чорыннан 22,4%ка артты. Иң зур мактанычыбыз, әлбәттә, демографик күрсәткеч. Ел башыннан 1 апрельгә кадәрге чорда Чаллыда 1925 сабый дөньяга килде. Бу узган елгыдан 4,9%ка күбрәк. Димәк, шәһәребезнең киләчәге бу нисбәттән дә өметле.

Иң мөһиме, икътисадый һәм социаль тотрыклылык инвесторларны да җәлеп итә. Яшьлек шәһәрен үзебезнекеләр генә түгел, чит ил инвесторлары да ярата. Соңгы 2-3 елда гына берничә завод төзелде. Чаллының архитектура бизәлешен, халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән дистәләгән проектлар тормышка ашты. Татарстан уңышына иң саллы өлешне чаллылылар кертә дип әйтерлегебез бар.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев