«Чишмә» халыклар дуслыгы йортында 103 млн сумлык эшләр башкарылган - ФОТОЛАР
Наил Мәһдиев «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында капиталь ремонт барышы белән танышты.
«Чишмә» халыклар дуслыгы йортында төзелеш эшләре финиш сызыгына якынлаша. Хәзерге вакытта 103 млн сумлык эшләр башкарылган.
"Төзүчеләр Халыклар дуслыгы йортында үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Июль-август айларында соңгы эшләрне тәмамлап, сентябрьдә ачылырга кирәк булачак. Хәзер биредә бик чиста һәм матур. Бу-халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елында милли җәмгыятьләргә яхшы бүләк. Бу безнең күп милләтле шәһәребез өчен мөһим объект», - ди Наил Мәһдиев.
«Чишмә» халыклар дуслыгы йортында 22 милли җәмгыять һәм алар каршындагы 11 якшәмбе мәктәбе эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев