Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама балалар медицина үзәгендә 500 граммлы балаларны да үстерәләр

Чаллының Кама балалар медицина үзәген уникаль һәм алдынгы сәламәтлек саклау учреждениесе дип кыю рәвештә атарга мөмкин. Ул Татарстанда йөклелек һәм бала табу чорында хатын-кызларга, яңа туган сабыйларга һәм 18 яшькә кадәрге балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтүче бердәнбер үзәк. Баш табиб Марат Насыйбуллин белән җитлекми туган балаларны ничек үстерүләре турында сораштык.

– Марат Наилевич, Сезнең үзәктә хәтта 500 граммнан кимрәк авырлыкта җитлекми туган балаларны да үстерәләр. Бу, мөгаен, сезнең зур казанышыгыздыр, ә мин моны могҗиза дип атар идем.

– Сабыйның нинди авырлыкта тууы мөһим түгел. Без йөклелекнең 22нче атнасыннан туган балаларны да сау-сәламәт өйләренә чыгарыр өчен күп көч куябыз. Бу безнең бурыч. Учреждение кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, ул тән массасы экстремаль түбән булган балаларны үстерергә мөмкинлек бирә. Җитлекми туган бала үзәкнең стационар шартларында үсүнең ике этабын уза – реанимация һәм патология бүлекләренә кертелә. Авырлыгы экстремаль түбән булган балаларны тәрбияләү процессы – ул кечкенә пациентларга карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итүче иҗади процесс дип әйтер идем мин. Узган ел 600гә якын яңа туган сабый реанимация аша узган, шул исәптән җитлекми туган балалар да. Саклап калынган гомерләр турында сөйләсәк, бу аз сан түгел. Сабыйлар үлеме дигән күрсәткеч бар. Ул промильдә үлчәнә һәм елдан-ел кими. Мисал өчен, 2019 ел нәтиҗәләренә күз салсак, безнең перинаталь үзәк буенча ул 3,4 промиль, 2020 елда – 1,5, узган ел нәтиҗәләре буенча 1,1 булган. Бу безнең эшнең нәтиҗәсе.

Илисә Ганеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация