Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлегә эштән туктамыйбыз

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәттә узган киңәшмәдә Covid-19 эпидемиясе белән көрәш максатыннан илдә 30 октябрьдән халыкны түләүле ялга җибәрү турында карар кабул итте. «Безнең бу киеренкелекне узу өчен ике генә ысулыбыз бар – чирләп терелү яки вакцина ясату. Билгеле, вакцина ясату яхшырак», – диде ул. Соңгы мәгълүматлар буенча, Мәскәүдә локдаун 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Россия төбәкләре җитәкчеләренә эштән туктатуны 23 октябрьдән кертү вәкаләте дә бирелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы эпидемиология вәзгыятен исәпкә алып бу тәкъдимне кабул итмәде. 23 октябрьдән предприятие һәм оешмаларда эш туктатылмаячак.  
Рөстәм Миңнеханов оператив штабка һәм Роспотребнадзорга эпидемиологик хәлгә анализ ясарга һәм алга таба эшне оештыру буенча 30 октябрьгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре дип исәпләсәк тә, өзлексез цикллы предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, күпфункцияле үзәкләр һәм белем бирү учреждениеләре, матбугат чаралары эшләрен гадәти режимда дәвам итәчәк.
Аларда эш санитар-эпидемиология таләпләре нигезендә алып барылачак.  ТР Президенты шулай ук коронавируска каршы вакцинация темпларын арттыру буенча эшне активлаштыру бурычы куйды. Бу эш көннәренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә йогынты ясаячак.  
Коллективта вакцинация хәтта 80% булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
«Безнең коллективларда вакцина алган һәм медицина буенча катгый күрсәтмәләре булган кешеләр эшләвен дәвам итә. Вакцина ясатудан баш тарткан кешеләр читләштерелергә яки дистанцион форматка күчәргә тиеш», – дип кисәтте республиканың баш санитар табибы. Ул шулай ук мәҗбүри ял көннәрендә кунакка, кеше күп җыелган урыннарга йөрүдән тыелып торырга кушты. Сәүдә һәм фитнес үзәкләргә гадәттәгечә куар-код белән генә кереп булачак. 

 

Зөлфия ГАЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X