Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Сабантуй-2022": бәйрәм программасы

«Сабантуй-2022» Чаллыда 18 июньдә узачак. Бәйрәм, гадәттәгечә, шәһәрнең ике мәйданчыгында: Яр буе паркы мәйданында һәм Ипподромда узачак.

18 июньдә 10:00 сәгатьтә «Яр буе» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Әкият» һәм «Деревенька» кече мәйданнары үз эшләрен башлап җибәрәчәк. Быел бәйрәм кунаклары өчен яңартылган «Деревенька» әзерләнелгән. Төп йортны бизәү «XIX гасыр башындагы татар өе» стилендә, сандыклар, самоварлар һәм кул эшләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән башкарылачак.

«Әкият» балалар шәһәрчеге мәйданчыгында балаларны һәм өлкәннәрне әкият дөньясы көтеп торачак. Биредә яраткан әкият геройларын, шәһәрнең иң яхшы балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасын күрергә, интерактив мәйданчыкларда һәм милли уеннарда катнашырга мөмкин булачак.

Музей хезмәткәрләре йоннан тегү, себеркеләр бәйләү буенча интерактив конкурслар, урак  һәм чалгыларны үткенләү буенча мастер-класс уздырачаклар. Хуш исле печән, йорт хайваннары – тавыклар, әтәчләр, казлар, кәҗәләр аерым атмосфера тудырачак.

11:00 сәгатьтә үзәк мәйданда «Туган җирем – назлы бишегем» – «Родная земля – колыбель моя» театральләштерелгән программасы башланачак. Программада традиция буенча гореф-гадәтләр, халык биюләре һәм җырлары тәкъдим ителәчәк. Сабантуй – милләтара бәйрәм, шуңа күрә күпмилләтле дуслык һәм татар халкының кунакчыллыгы темасы янә кузгатылачак. Программага якынча 1500 кеше җәлеп ителәчәк. Алар – югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, хореография, вокал коллективлары.   

Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың чыгышы бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен зур бүләк булачак.

11:00 сәгатьтә Ипподромда ат-спорт ярышларына старт биреләчәк.

13:00дә мәйданда кул көрәше, авыр атлетика һәм милли уеннар буенча ярышлар башланачак.

Татар-башкорт милли спорт төре – Көрәш – бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше булып кала. Көндезге программада спорт ветераннары, иң көчле батырлар һәм егетләр очрашачак. Шәһәрнең иң көчле спортчылары "Абсолют батыр" исеме өчен көрәшәчәк, ул бүләккә тәкә һәм автомобиль алачак.

Кичке программада «Яр буе» паркы мәйданында Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышы, «Күңел» радиостанциясенең бәйрәм программасы планлаштырыла. Бер сәгатьлек концерт программасының дәвамы булып Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразованың чыгышы торачак.  

Сабантуй 22:00 сәгатьтә бәйрәм фейервергы белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X