Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шәһри Чаллы» газетасыннан өр-яңа проект – «ЯУЧЫ»

Тиң ярыңны эзлисеңме? Үз парыңны таба алмыйсыңмы? Без сиңа булышырга әзер. Газетабыз битләрендә айга бер тапкыр «ЯУЧЫ» сәхифәсе урын алачак. Кызыклы анкеталар, көтеп алынган очрашулар, мәшәкатьле дә, искиткеч күңелле дә туйлар, никахлар – болар барысы да безнең башлангыч белән эшләнәчәк.

Ничек буламы? Әйдәгез, бергәләшеп барысына да төптән төшеник. 

1. «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә ялгыз ир-атлардан һәм хатын-кызлардан анкеталар кабул итәбез. Анкетада исемегезне, кайда яшәвегезне, яшегезне күрсәтү, үзегез турында мәгълүмат бирү һәм нинди кеше белән танышырга теләвегезне язып җибәрү шарт. Хатларыгызны газетабызның электрон почтасына (shahri_chally@mail.ru) юллый аласыз. Анкеталар җибәргәндә «Яучы» дип кую шарт. Бик кыюлар үзләренең фотоларын да җибәрә ала.  

2. Анкеталарыгызны «Шәһри Чаллы» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтта бастырачакбыз. Аннары сезгә тәкъдимнәр көтәргә генә кала. 

3. Безнең газета аша танышып кавышкан парларга кызыклы сюрпризларыбыз булачак. Тик нинди икәне әлегә сер булып калсын! 
Проектыбызның максаты – ялгызларны бер-берсе белән таныштыру, очраштыру. Ни өчен дигәндә, «Егетләрне кайда очратырга була?», «Акыллы кызлар кайда йөри ул?» кебек сорауларны бүген бик еш ишетергә туры килә. Бу дөньяда һәрбер кешенең үз пары бар. Тик аны эзләп табарга гына кирәк. Бергәләп тырышсак, һичшиксез, максатыбызга ирешәчәкбез. 

Кызыктыра алдыкмы? Сөйгән ярыгызны эзләп табу теләге тагын да арттымы? Алайса тизрәк безгә анкеталарыгызны җибәрегез. Түземсезләнеп көтәбез! 

Оялырга, читенсенеп торырга кирәкми. Болар барысы да сезнең бәхет һәм сезнең мәхәббәт хакына эшләнә – шуны онытмагыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация