Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Балыкчы кайта балыктан...

Бүрек кыек, изү ачык Кайта берәү балыктан Күзләре дә кыек карый Оялмый да халыктан.

Бүрек кыек, изү ачык
Кайта берәү балыктан
Күзләре дә кыек карый
Оялмый да халыктан.

Бәке тишеп балык тоткан,
Тартмасы бар, борауы...
Ике маймыч. Нигә аз, дип
Кыен аннан сорауы.

Ял иткән ул борчулардан,
Качкан шәһәр исеннән
Кышкы салкын саф һавадан
Баш әйләнеп...исергән.

Алпан-тилпән кайтса да ул
Күңеле шат, көр аның
Чәнти бармак чаклы ике
Балык җылыта җанын.

Җир тетрәсен, давыл чыксын
Балыкчының юк гаме
Кыш буена күп тапкырлар
Шул күлгә барыр әле.

Кайтыр да ул ятып йоклар
Чуртан керер төшенә
Зур балыклар тотканын
Сөйләп йөрер кешегә.

Өйдәгеләр сүксәләр дә
-Сәрхүш, бушка йөрүче...
Аның кебек оста юктыр,
Балык телен белүче.

...Бүрек кыек, изү ачык
Балык тотып арыткан.
Сүз әйтмәгез аны Ходай,
Шулай итеп бар иткән.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев