Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Чаллы кызы аяклары белән картиналар ясый

Шулай ук кыз 6 ел инде паралимпия уеннары программасына кергән бочча дигән спорт төре белән шөгыльләнә. Ул биш тапкыр Татарстан чемпионы булган.

Шагыйрь Фәнис Яруллин кебек көчле рухлы кешеләр Чаллыда күп. Шундыйларның берсе – беренче төркем инвалид Ангелина Кузьмина. Ул аягы белән рәсемнәр ясый, спорттагы казанышлары өчен биш тапкыр Татарстан чемпионы булган. 

Ангелина – Аняның көтеп алынган беренче баласы. Аня йөклелекне авыр үткәрми. Бала үз вакытында туа. Әмма дүрт айдан соң аңарда сәер үзгәрешләр сизелә башлый. Сабыйны хастаханәләргә, төрле табибларга йөртәләр. 8 айда балага беренче төркем инвалидлык бирәләр. Туганда алган травмалар нәтиҗәсендә бала юньләп сөйләшми, куллары эшләми. Беренче елны гаилә шок хәлендә була. Аннары Аня үзен кулга ала һәм кызын тормышта үз урынын табарлык көчле итеп үстерергә кирәк дигән максат куя. 

Кызы кечкенәдән аяклары белән уенчыклар тәгәрәтеп үз күңелен күрә. Куллардан әлләни файда булмагач, ул бар эшне дә аяклары белән эшли. Табиблар да аякларга игътибарны күбрәк бирергә киңәш итә. Кыз кечкенәдән рәсемнәр ясый, картиналарына сокланмаган кеше калмый. «Ангелинаның картиналары профессиональ рәссамнар хезмәтеннән бер дә ким түгел. Тормыштан зарланып яшәүчеләргә үрнәк ул. Мәктәпне уңышлы тәмамлады, программист булырга җыена», – ди 38нче территориаль иҗтимагый совет рәисе Федия Минһаҗиева. 

Ангелинаны 53нче мәктәп укытучылары өенә йөреп укытканнар. Ул тугызынчы сыйныфны «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Бүгенге көндә Мәскәү колледжында бюджет төркемендә укый. «Кызыбыз – икенче курс студенты. Гел «5»ле билгеләренә генә укый. Аягы белән компьютерда эшли, төркемдәшләренә дә гел булышып тора», – ди Аня.

Тырыш студентны колледжның юбилеена чыгарылган китапка да керткәннәр. Җиде уңышлы укучының берсе – Чаллы кызы Ангелина Кузьмина. «Бу – безнең өчен әйтеп аңлата алмаслык горурлык», – ди Аня. 

Кызларының горурланырлык уңышлары моның белән генә бетми әле. Ангелина 6 ел инде паралимпия уеннары программасына кергән бочча дигән спорт төре (төгәллеккә юнәлдерелгән уен) белән шөгыльләнә. Ул биш тапкыр Татарстан чемпионы булган. Россия чемпионатында да җиңгән. Спорт мастерлыгына кандидат таныклыгын көтәләр. Атнасына берничә тапкыр күнегүләргә йөриләр. Тренер Дмитрий Димеев Ангелинаның тырыш һәм максатчан булуын әйтте. 

Буш вакытларында шеф-повар Константин Ивлев рецептлары белән тәмле ризыклар да әзерли ул. Әзер ризыкны әнисе яисә сеңлесе пешереп гаиләне сыйлый. 

Бүгенге көндә Ангелина гаиләсе белән бергә «Татарстан энҗесе» бәйгесенә әзерләнә. «Визитка, программа өстендә эшлибез. Мин рәсем ясап күрсәтергә җыенам», – диде ул. 

Аның төп ярдәмчеләре – әнисе, сеңлесе Виктория белән энесе Тимур, әбисе Наталья Степановна. Сеңлесе белән энесе аңа бар эштә дә булышалар. Әтисе (биологик әтисе түгел, ул бала хокукыннан азат ителгән – З.Г.) – гаиләне финанс ягыннан тәэмин итүче. «Ангелинаның сәламәтлеген шушы дәрәҗәдә саклау өчен без даими дәвалау курсларына йөрибез. 18 елда кайларда гына булмадык инде. Кайбер чыгымнарны сирәк кенә булса да түлиләр. Чыгымнарның күп өлешен үзебез күтәрәбез. Ай аралаш гаилә белән сәяхәткә йөрибез. Ирем сәламәт булып, эшен дәвам итсен. Ангелинабыз өчен ул акча кызганмый. Гаиләбез белән баланың һәр теләген тормышка ашырырга тырышабыз», – ди баласы өчен җан атып яшәүче ана. 
Ангелина «Звери» төркеме фанаты икән. Бер елны концертны Мәскәүгә, ә быел Түбән Камага барып караганнар. Ангелина ансамбльнең солисты Роман Белик белән фотога төшеп, тагын бер хыялының тормышка ашуы турында да әйтте. Хәзер максатчан кыз аш-су остасы Константин Ивлев белән очрашырга хыяллана. Аллаһы боерса, кайчан да булса бу хыялы да тормышка ашар. 

11 декабрьдә күпләргә үрнәк, көчле рухлы, тормыштан ямь табып, иҗаты белән якыннарын сөендереп яшәүче Ангелина Кузьминага 18 яшь тула. Киләчәктә дә бәхетле гаиләсендә шатланып, кыенлыкларга бирешмичә яшәргә насыйп булсын аңа. 


Фото Аня Кузьминадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек