Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Соңгы арада татар җыр-сәнгать йолдызлары безнең арадан китә

Шигырь юлларын аларга багышлыйм

Җилләр булып улый, елый ятып
Кабер өсләренә салкын моң
Берәм-берәм сүнә йолдызлары
Бөекләре китә халкымның.

Җырчылары китә, ядкәр булып
Моң учагы кала мәңгегә
Милләт җанын татар җыры белән
Саклап тора алар әле дә.

Тел беткәндә биек сәхнәләрдән
Алтын тавышлары агылды
Юк бетмәде татар, бирешмәде
Милли гамьнәр кабат кабынды.

Бу бөекләр белән барын күргән,
Бер буыны китә халкымның
Эфирлардан үзәкләрне өзеп
Безгә дәшә кебек якты моң.

...Берәм-берәм сүнә йолдызлары,
Җырчыларың китә татарым
Йөрәгеңдә йөрсен, онытма син,
Үлмәс,
сүнмәс җырлар,
моң барын!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев