9 июнь 2021 яңалыклары
-
Мамадыш Сабан туена Айдар Галимов килә, Балык Бистәсендә парашютчылар чыгыш ясый. Татарстан районнарына тагын нинди артистлар килүе көтелә?
11-13 июнь көннәрендә Татарстанның район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләп узачак. Ат, чабышы, көрәш, концерт, уеннар — барысы да булачак. Гадәттә, район үзәгенә артистлар да чакырулы була. Кайсы районга нинди артистны эзләп барырга соң?
-
Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән антинаркотик акциягә старт бирелде
Ул 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрә
«Ачык ишекләр» Бөтенроссия бердәм көне кысаларында иртәгә, 10 июнь көнне, шәһәребездә Роспотребнадзор Чаллы эшмәкәрләре өчен консультацияләр көне уздыра.
-
Дания Заһидуллина якут язучысының «Һун повестьләре» әсәрен татарчага тәрҗемә итү яклы
Галимә әйтүенчә, Николай Луниновның әсәре гыйбрәтле хикәя-повесть жанрына якын.
-
Шәһәрдәшләребез ГТО нормативлары тапшырды
Яр Чаллыда «Хезмәткә һәм саклауга әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы программасын тормышка ашыру дәвам итә.
-
Чаллыда күпфатирларда капиталь ремонт 44% башкарылган (+фотолар)
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларда бара торган капиталь ремонт барышы белән якыннанрак танышып кайтты.
-
Туңдырмалы бәйрәм оештырдылар (+фотолар)
«Чаллыбызда яшьләр, өлкәннәр өчен төрле чаралар оештыралар. Алар анда бер-берсе белән танышалар, дуслашалар. Нигә әле балалар бакчаларында да да шулай очрашып, дуслашмаска? Мин бу фикер белән үзебезнең 10нчы бистәдәге “Огниво” балалар үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Алар бик теләп ризалаштылар,” – диде комплексның ТОС җитәкчесе Вера Захарова.
-
Балаларга күпме һәм көненә ничә сәгать эшләргә ярый?
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексы нигезендә, каникул вакытында 14-15 яшьлек балалар – көненә 5 сәгатьтән, 16-18 яшьлекләр 7 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел (92нче маддә). Яшүсмерләрне авыр, зыянлы, кеше сәламәтлегенә зыян сала торган эшкә алырга ярамый. 14 яшьлекләргә - 12, 15 яшьлекләргә 15 килограммнан артык йөк күтәрергә ярамый. Шулай ук исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар ясау яки саклау урыннарында яшьләр хезмәте куллану катгый рәвештә тыела (265 һәм 268нче маддәләр).
-
Милли бәйрәм ишек алдында узды
35нче мәктәпнең мәйданчыгында балалар өчен кече Сабантуй бәйрәме үтте. Биредә мәктәп яны лагерена йөрүчеләр һәм комплекста яшәүче 250дән артык бала катнашты.
-
Экзотик илләргә чыкмагыз
Һиндстаннан кайткан Бөгелмә кешесендә филяриоз чире тапканнар. Тән калынаю авыруы буларак билгеле филяриоз онытылган тропик чирләр рәтенә керә. Ул черки тешләгәннән соң кешегә паразитлар күчү нәтиҗәсендә йога, дип белдерде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Моны истә тотып ул шәһәрдәшләребезгә экзотик ялдан баш тартырга киңәш итте.
-
Балалар эшкә урнашты
Кайбер укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган вакытта, икенчеләре олы кешеләр кебек, эшкә йөреп хезмәт хакы алачак.
-
Коронавирус чигенми
Бүгенге көндә Чаллыда 2 649 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Бу республика күрсәткечләреннән 13,1 процентка түбән.
-
Фестиваль тәмам
XVIII кече шәһәрләр театры фестивале кысаларында шәһәрдәшләребез 16 спектакль карады.
-
Чаллыдагы МУП “ПАД” предприятиесе директоры итеп Марат Анисимов билгеләнде
«Автомобиль юллары предприятиесе» муниципаль предприятиясенә директор булып Марат Анисимов билгеләнде.
-
Яр Чаллы Сабан туе-2021: программа
Милли бәйрәмебез - Сабантуйның тулы программасын бирәбез.