Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зәкят һәм фитр нисабларының күләмнәре

2022 ел апрель аеның 20 көненә зәкят һәм фитыр сәдакасы түләү өчен нисабларның яңа күләменәрен хәбәр итәбез.

- Фитыр түләү өчен нисаб — 38 675 сум

- Зәкят түләү өчен нисаб — 423 980 сум

Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле. Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез. 

Зәкят түләү өчен нисаб түбәндәге формула буенча исәпләнә: 85 х [бер грамм алтын бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

Фитыр сәдакасы бирү өчен нисаб күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә: 595 х [бер грамм көмеш бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин: cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.

Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

https://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев