Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Чаллыда яңа һөнәргә өйрәтәләр

Теләгән һәр кеше укый ала

28 февральдә Чаллыда «Пульста» дип исемләнгән яңа проект гамәлгә ашырыла башлый. Аның кысаларында шәһәрдәшләрне өйдә, урамда һәм җәмәгать урыннарында мохтаҗ кешегә беренче ярдәм күрсәтергә укытачаклар. Практик дәресләрдә йөрәк-үпкә реанимациясенә, кан агуны туктатырга, сулыш алу юлларыннан әйберләрне чыгарырга өйрәтәчәкләр. 

Дәресләрне медицина көллияте укытучылары һәм «Волонтерлар-медиклар» отряды студентлары үткәрә. 

Әлеге проектта теләгән һәркем катнаша ала. Укыту бушлай. 
«Управление здравоохранения по г.Набережные Челны» төркеменә кереп алдан язылырга кирәк.

Проектның кураторы Чаллы медицина көллияте директоры 
Ирина Нургатина.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек беренче ярдәм