114 шәһәрдәшебез фатирны арендага бирүдән 46 миллион сум акча эшләгән.
Чаллыда торакны арендага бирүче 114 салым түләүче салым чигерүләрен исәпкә алып, 46 миллион сум күләмендә керемнәрен декларацияләгән. Бюджетка түләнгән салым суммасы 6 миллион сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, 2024–2025 елларда 37 үзмәшгуль фатирны арендага бирүдән 44 миллион сумлык чек теркәгән, түләнәсе салым суммасы 2 миллион сум булган. 29 салым түләүче милекне арендага бирүдән алынган гомуми 25 миллион сумлык керемнәре турында белешмә биргән, түләнәсе салым суммасы 3 миллион сум.
Федераль салым хезмәте инспекциясенең җирле идарәсе башлыгы Диана Сагетдинова аппарат киңәшмәсендә идарә итүче компанияләр җитәкчеләреннән яшәүчеләрнең торакны арендага бирүгә бәйле мөрәҗәгатьләре буенча материалларны оператив рәвештә җибәрүләрен сорады. Болай иткәндә шәһәр бюджетына тиешле акчаны җыеп булачак. Ул фатир тапшырганда алынган керемнәрне мөстәкыйль рәвештә декларацияләү мөһимлеген искә төшерде.
Нет комментариев