СВО ветераннары тернәкләнү уза
Яңалыклар тасмасы

СВО ветераннары тернәкләнү уза

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучы 117 кеше ярдәм алды.

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Россия Пенсия һәм социаль иминияте фондының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шәнгәрәев хәбәр итте. Гомумән алганда, хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына РФ Социаль фонды линиясе буенча социаль ярдәмнең 24 төре каралган. Айлык акчалата түләүләр гаризасыз тәртиптә билгеләнә, ә махсус хәрби операция зонасындагы хезмәт чоры стажга икеләтә күләмдә исәпләнә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, бу мәгълүматларга аңлатма биреп, махсус хәрби операциядән кайткан сугышчылар өчен уңайлы шартлар булдыру беренче чираттагы эшләрнең берсе икәнен ассызыклады.

«Барыбыз да егетләребезнең матди генә түгел, ә рухи ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлыйбыз, – диде ул. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәячәк, артачак кына. СВО кайчан да булса тәмамланыр. Батыр сугышчыларыбыз кайтыр һәм сезгә мөрәҗәгать итәр. Безнең уртак бурыч: аларны тыныч тормышка уңайлы итеп кайтару өчен мөмкин булганның барсын да эшләү. Шәһәрдә махсус хәрби операция ветераннары советы, «Ватанны саклаучылар» фонды бар. Бергә эшләргә кирәк. Кулларына корал тотып дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаган безнең кешеләргә аерым хөрмәт булырга тиеш».

Шәнгәрәев әйтүенчә, хәзерге вакытта 7 кураторның даими күзәтүендә 138 СВО ветераны бар. 2025 елның декабрендә Чаллы социаль иминият фонды штатына яралану аркасында демобилизацияләнгән махсус операциядә катнашучыны алганнар. Ул әйдәп баручы белгеч-эксперт булып эшли. 2025 елда – 57, агымдагы елда Социаль фондның тернәкләнү үзәкләрендә 60 кеше тернәкләнү узган һәм шифаханә-курорт дәвалавы алган.
 


СВО ветераннары

Нет комментариев