Пенсияләр һәм пособиеләр түләүгә чыгымнар быел 35,6 миллиард сум тәшкил иткән.
Агымдагы елның 1 октябренә Чаллыда пенсияләр һәм социаль пособиеләр алучылар саны 148 536 кеше тәшкил итте. Бу шәһәр халкының чирек өлешеннән артыграк. 9 айда пенсияләр һәм пособиеләр түләүгә 35,6 миллиард сум акча киткән. РФ Социаль фондының Чаллы буенча идарә башлыгы Руслан Шәнгәрәев әйтүенчә, 35 мең пенсионер эшләвен дәвам итә. 21 кеше 100дән узган.
Нет комментариев