«Ышаныч телефоны» психологы киңәшләре
Узган атнада ике яшүсмернең фаҗигале үлеме Чаллы халкын гына түгел, бөтен Татарстанны тетрәндерде. 17 яшьлек егетләрнең берсе 50нче комплекста урнашкан күпкатлы йорттан егылып төшкән, икенчесен 19нчы мәктәптә үле килеш тапканнар. Беренчел фаразлар буенча, ул тәмәке продукты белән агуланган. Икенче көнне республика мәгълүмат чаралары тагын бер шомлы хәбәр җиткерде: Мамадыш районында 16 яшьлек ике кызның мәетләре табылган. Беренчел фаразлар буенча, алар асфиксия, ягъни һава җитмәү нәтиҗәсендә һәлак булган.
Әлеге балаларның әти-әниләре, якыннары өчен бу – гомерлек күңел ярасы. Шул ук вакытта башкалар өчен дә бала белән мөнәсәбәтләр турында уйланырга сәбәп. Мондый фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкинме? Яшүсмернең үз-үзенә кул салу куркынычы янавы турында нинди билгеләр кисәтә? Бу сорауларга җавап алу өчен тәҗрибәле белгеч, Чаллыдагы «Яшьләр ышаныч телефоны» Балаларга һәм яшьләргә тиз арада психологик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Лүзә Фәрхетдиновага мөрәҗәгать иттек.
– Лүзә Нәҗәховна, балалар ни өчен үз-үзенә кул сала?
– Моның бер генә сәбәбен аерып әйтеп булмый. Бу, мөгаен, вакыйгалар чылбырыдыр. Һәм соңгысы – бәла-каза яки талашу ниндидер бер триггер (этәргеч) булып хезмәт итә ала. Машинаны мисал итеп китерим әле. Аны кеше ничек карый? Йөртү өчен укый, аннары диагностика үткәрә, юа, маен алмаштыра. Шуңа ул озак еллар хезмәт итә, ә нигәдер балага карата күпләрдә мондый мөнәсәбәт юк. Шул ук вакытта тормышы ничек кенә авыр булмасын, кеше тернәкләнүгә көйләнгән, ул исән калырга, яшәргә тырыша, бу – инстинкт.
– Фаҗига булмасын өчен әти-әниләр нәрсә эшли ала?
– Моның өчен ниндидер бер гамәл генә җитми. Беренчедән, ата-аналарга яшь үзенчәлекләрен белергә, истә тотарга киңәш итәр идем. Икенчедән, улыгыз яки кызыгызны ничек бар, шулай кабул итәргә – кимчелекләре, ялгышлары өчен ачуланмаска, башкалар белән чагыштырмаска, аның тормышы белән даими кызыксынып торырга, аңа ышанырга кирәк. Әгәр бала өлкәннәрнең, һичьюгы әнисенең һәрвакыт аның яклы булуын белсә, ул катлаулы хәлләрне «сынмый», бу хакта өлкәннәргә сөйли ала.
– Нинди билгеләр ата-аналарны сагайтырга тиеш?
– Бала элек аны кызыксындырган нәрсәләргә игътибар итми башласа яки үз әйберләрен өләшеп бетерсә. Кисәк кенә укуы начарланса, төрле сәбәпләр белән дәресләрне калдырса, төнлә уяна яки, киресенчә, күбрәк йоклый башласа, аппетиты кимесә, дуслары белән аралашмый, еш елый башласа. Әгәр дуслары бөтенләй булмаса, аеруча игътибар итәргә кирәк.
Яшүсмерләрнең кәефе кисәк үзгәрүчән була, шулай да берничә тапкыр күзәтелсә, бу сагайтырга тиеш. Сизгер әти-әни улы яки кызының төшенкелеккә бирелүен күзеннән үк күрә ул. Әлбәттә, агрессия, ачудан «кабынып китүләр» дә хәвефле сигнал. Аеруча даими, аңлашылмый торган ярсулар булса.
– Нинди сәбәпләр аркасында балада үзгәрешләр башланырга мөмкин?
– Бала үзен ниндидер сәбәп аркасында гаепле хис итәргә мөмкин, әйтик, әти-әнисенең ачуланышуы яки әнисенең авыруы өчен. Мондый хәл укудагы авырлыклар яки яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр аркасында да булырга мөмкин. Дуслык һәм мәхәббәт хисләрен яшүсмерләр тирәнрәк кичерә башлый.
– Хәвефле билгеләр күзәтелгәндә ата-аналарга нәрсә эшләргә киңәш итәр идегез?
– Газиз балагызга вакыт табарга тырышыгыз, диясем килә. Депрессия балаларда да күзәтелә. Әгәр кызыгыз яки улыгызның ике-өч көн кәефе юк, тик аннары ул, гадәттәгечә, елмая, көлә башласа, борчылырга урын юк. Әгәр инде ул атна-ун көн төшенкелектән чыкмаса, еш еласа, ярдәм итәргә вакыт. Иң беренче тән сәламәтлеген тикшертегез, бала организмындагы үзгәрешләрне аңламаска да мөмкин. Кирәк икән, педиатр психологка җибәрер.
Икенчедән, ничә яшьтә булуына карамастан, балагыз белән вакытны бергә үткәрү җаен табыгыз. Җәйге ял, өйгә аласы әйберләр турындагы планнарны бергәләп корыгыз, аның фикерен сорагыз, киләчәге турында сөйләшегез. Аның яраткан шөгыле өчен шартлар булдырыгыз. Хыялларын тормышка ашыру өчен нәрсә эшләргә мөмкин булганын ачыклагыз. Әгәр инде балагызда кризис билгеләрен күрәсез икән, аның берүзен калдырмаска тырышыгыз. Психолог белән киңәшләшегез, бергәләп барырга тәкъдим итегез.
– Бала белән сөйләшкәндә әңгәмәне ничек корырга?
– «Ни генә булмасын, без сине яратабыз. Бергәләп барын да җиңәргә була. Без – янәшә. Син безгә кирәк», – дияргә була. Ихлас булсагыз, сүзләр табыла ул. Иң мөһиме – гаепләмәгез.
– Интернетта яки сыйныфташлары арасында кыерсыту (буллинг) күзәтелгәндә нишләргә?
– Кичекмәстән сыйныф җитәкчесе, директор белән элемтәгә кереп, хәлне аңлатырга, язма мөрәҗәгатьләр юлларга кирәк. Кирәк икән, полициягә дә барырга.
– Нинди очракта кичекмәстән белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөһим?
– Әгәр баланың үз-үзен тотышы адекват булмаса, «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Сезнең хакта начар уйларлар дип курыкмагыз, аның каравы балагызны саклап калуыгыз ихтимал. Ахырдан әйтәсе килгәнем шул – кызганычка каршы, фаҗига булгач кына бала, мөнәсәбәтләр турында уйлана башлыйбыз, ә бит аларга еш кына гап-гади кочаклау, һичьюгы башыннан сыйпау да җитә.

Нет комментариев