Шәһәрдә иң күп салым күләме – 4,5 млн сум, иң азы 1 сум итеп исәпләнгән.
Бу хакта Чаллы салым инспекциясе җитәкчесе Дина Сагетдинова хәбәр итте. Иң өлкән салым түләүчегә 94 яшь. Аңа 750 сум транспорт салымы килгән. 1,5 яшьлек иң бәләкәй кешенең фатирның өчтән бере өчен ата-анасы милек салымы түли. 1 сумлык милек салымы 72 кешегә исәпләнгән. 2025 елда җир салымы 8 млн 400 мең сум тәшкил иткән. Минималь күләм – 1 сум.
Чаллыда 10 млн сумнан артык бәядәге 62 җиңел машина бар. Транспорт салымының максималь күләме 287 мең сум булган. 158 электр автомобиле хуҗасы транспорт салымыннан азат ителгән.
Бүгенге көндә исәпләнгән салымның 62 проценты түләнгән. Халыкка 2 млрд 236 млн сум салым түләве кайтарылган. Салым инспекциясе башлыгы гражданнарны һәм предприятие җитәкчеләрен 1 декабрьгә кадәр салымнарны тиешле күләмдә түләргә чакырды.
Нет комментариев