Лилия Хәмитова: «Буран дулый» – 5 ел мине көткән җыр»
Шоу-бизнес

Лилия Хәмитова: «Буран дулый» – 5 ел мине көткән җыр»

Татар эстрадасының үзенчәлекле тавышлы, үзенең тамашачысын булдырган җырчы Лилия Хәмитованың тормышында соңгы елларда төрле вакыйгалар күп булды. Ул озак еллар дус булып йөргән хезмәттәше, Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет белән гаилә корды. Тамашачыларына яңа җырлар бүләк итә. Әмма аның «Буран дулый» дигән җыры быелгы кышта аеруча популяр булды.

Ул озак еллар дус булып йөргән хезмәттәше, Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет белән гаилә корды. 
Тамашачыларына яңа җырлар бүләк итә.  Әмма аның «Буран дулый» дигән җыры быелгы кышта аеруча популяр булды. Без җырчыдан әлеге җыр тарихы һәм тормышындагы кадерле кешеләре турында сораштык.

– Бу җырның барлыкка килү тарихы 1990 елларга, төгәлрәге 1999 елга туры килә. Матур җәй айлары иде. Минем аранжировка остасы Оскар Усманов студиясендә беренче альбомны туплап йөргән вакытым. Оскар Усманов минем тавышка игътибар биреп: «Лилия минем архивта бер җыр бар. 3-5 ел чамасы үзенең башкаручысын көтеп тора, – ди. – Роберт абый Миңнуллин сүзләренә язылган җыр ул.

Кемгә бирергә дә белмим. Менә сезнең тавышны ишеткәч, сиңа  ул җыр барыр төсле. Кушымтасын гына үзгәртәм дә сиңа бирәм», – дип миңа шул җырны тәкъдим итте. Без аны 1999 елның декабрендә студиядә яздырдык. Ул татар радиоларында яз көне генә яңгырый башлады. Роберт абыебез бу җырын Оскарга Усмановка биргәнен оныткан күрәмсең, радиодан ишетүгә аңа шалтыраткан: «Оскар «Буран дулый» дигән җырны ишеттем. Бу минем җырыммы соң?» – дигән сорау биргән. «Әйе» дигән җавап алгач: «Шуның хәтле дөрес итеп сайлап нәкъ җырчысына биргәнсең», дигән.  Бу ул вакытта, әле генә сәхнәнгә аяк баскан җырчы өчен бик зур бәя булды. Оскар Усмановның «Буран дулый» дигән җырының еллар буе архивта ятканнан соң миңа килеп эләгүе – минем өчен зур бәхет.

Роберт Миңнуллинга шундый матур җыр язганы өчен рәхмәтлемен. Бу җырым аның рухына дога булып барып ирешсен иде.  Ул җыр бүген дә актуальлеген югалтмый. Буран булган көнне булса да мине искә алалар дип сөенәм. Бу җырымны өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. 

– Лилия ханым, сез 25 ел дус булып йөргән Винарис Илъегет белән гаилә кордыгыз. Күңелегездә «буран дулаган» көннәр буламы? Аларны ничек үткәрәсез?

– Буран уйнамаган күңел нигә инде ул?! Тормышта төрле чаклар була. Артистлар да тере кешеләр бит. Без инде  хәзер авырлыкларны тузынып, тавышланып  түгел, тыныч кына уртак фикергә килеп, хәл итәргә тырышабыз. Без бер өлкәдә, бер һөнәрдә булгач  мәсьәләләрне аңлыйбыз, аллаһка шөкер, аңлашып эшлибез.  

– Улыгыз Әмир белән Винарис арасындагы мөнәсәбәтләр ничек?
– Улым белән Винарис арасындагы мөнәсәбәтләр, Аллаһка шөкер, әйбәт. Әмиргә 21 яшь. Арча көллиятендә программист булырга укый. Өйдә берүзе тора. Сөбханаллаһ, әйбәт кенә яши. Үзе генә яшәү буенча сынау срогын, «боевое крешение»не лаеклы узды. Табак-савытын да, керен дә юа, идәнен дә сөртеп ала. Хәзер бөтен техника бар бит. Кул белән юасы, су ташыйсы, мич ягасы юк. Яшьләргә лафа. Тәртипле булырга һәм максат куеп, шуңа барырга гына кирәк. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә мин улым өчен тыныч. Алдагы елларда да аның уңышларына сөенеп яшәргә язсын. 
 


Лилия Хәмитова Винарис Ильегет

Нет комментариев