5 яшьлек сабый суши ашап үлгән
Чиләбедә Тикшерү органнары 5 яшьлек баланың әҗәленә китергән сәбәпләрне ачыклау белән мәшгуль. Мәгълүм булуынча, сабый үләрдән алда суши ашаган булган.
Сабый якшәмбегә каршы төндә Чурилово микрорайонында вафат булган, дип хәбәр итә 74.ru иминлек органнары чыганакларына сылтанып. Әти-әни балалары белән суши китертүгә заказ биргән.
Ашагач күп тә үтмәгән, бала үзен начар хис итә башлаган. Аны алып кала алмаганнар. Белгечләр бу азыкның бер өлешен анализга алганнар. Тикшерү эше дәвам итә. Баланың агуланып үлүе ихтимал. Тик белгечләр әлегә ахыр нәтиҗә ясарга ашыкмаска киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев