Беренчеләрдән булып әлеге дәрестә 84нче лицей-интернат укучылары белем алды.
Чаллы «Кибердәрес» Бөтенроссия мәгърифәт акциясендә катнаша. Медиаграмоталылык буенча дәресләр шәһәрнең биш мәгариф учреждениесендә узды инде. Алар арасында – 54 нче һәм 57 нче гимназияләр, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей, 39 нчы мәктәптә һәм Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге 56 нчы мәктәпт укучылары бар.
«Кибердәрес» 54 нче гимназиядә 6–7 сыйныф укучылары өчен үтте. Дәресләрне мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова үткәрде.
«Үсеп килүче буын белән белем уртаклашу – бу формальлек түгел. Без балаларны цифрлы мохит белән куркынычсыз һәм аңлы рәвештә эш итәргә өйрәтәбез, һәм мәктәпләрнең «Кибердәресләр»гә кызыксынуы нәкъ менә хәзер кирәклеген күрсәтә. Бу укучыларга гына түгел, укытучыларга да кызыклы», – ди ул.
Акцияне Президент Администрациясе Җитәкчесенең Беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хуплаганнар. Акциядә катнашу бушлай. Дәреснең дәвамлылыгы – 45 минут.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды
Нет комментариев