Чаллыда Комсомол көненә багышланган концерт була
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Комсомол көненә багышланган концерт була

Чара «Энергетик» мәдәният сараенда уза.

Кама автозаводы төзелеше елларында Чаллыга бөтен Советлар Союзыннан меңнәрчә яшьләр килде. Грандиоз проектны тормышка ашыручы комсомоллар шәһәрнең йөзен генә түгел, күп кешеләрнең дә язмышын үзгәртте. 

1970 ел башында Чаллыда Бөтенсоюз удар төзелеше  башланды. Шул елның июнендә биредә СССРның 70 шәһәреннән 33 милләт кешесе эшли башлады. Егет-кызлар завод һәм шәһәрнең социаль объектларын төзеде. 

«Бүгенге Чаллыда халыкның уртача яше 33. Күпләр һаман да КАМАЗ һәм аның тарихы белән бәйле. Менә шулар өчен «Энергетик»  мәдәният сараенда тантаналы чара була. Анда тарих, аны булдырган беренче төзүчеләр турында сөйләрбез. Шул чораның җырлары яңгыраячак», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КАМАЗ төзелеше ударнигы Гөлзада Рзаева. 

Фото ясалма интеллект иҗаты
 


Комсомол туган көн

Нет комментариев