Уфада Вәсилә Фәттахова исемендәге урам булачак
Шоу-бизнес

Уфада Вәсилә Фәттахова исемендәге урам булачак

Уфа шәһәр советы депутатлары шул хакта карар кабул итте.

Сессиядә башка мәсьәләләр белән бергә яңа урамнарның  исемнәре турында да карар кабул ителде. Тугандаш республика башкаласында Владимир Высоцкий, Вәсилә Фәттахова, Николай Красников, Туган Як, полковник Салават Якупов урамнары һәм Бесшумный тыкрыгы булачак. 

Сүз уңаеннан, Вәсилә Фәттахова – Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты. Кызганыч, «Туган як» җырын хитка әйләндергән җырчы 2016 елның 26 январында  бала тапканнан соң өзлегү сәбәпле вафат булды. 


 


югалту Вәсилә Фәттахова

Нет комментариев