Росстат хәбәр итте.
Татарстанда 19 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре артты. Беренчесе – литры өчен 31 тиенгә, икенчесе 33 тиенгә кыйммәтләнде. АИ-92 литрының уртача бәясе бер атна эчендә 69,04 сумнан 69,35 сумга кадәр арткан, ә АИ-95 – 74,27 сумнан 74,60 сумга кадәр. АИ-98 һәм аннан югарырак бензинның бәясе үзгәрмәгән һәм литры өчен 100,94 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгы 17 тиенгә кыйммәтләнде – литр өчен 80,51 сумга кадәр. Татарсанда бензинның уртача бәясе 31 тиенгә артты: литры 72,06 дан 72,37 сумга кадәр.
Нет комментариев