Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акча урлауның яңа ысулы чыкты

Мошенниклар банк карталары аша акча үзләштерүнең яңа схемасын уйлап тапканнар. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Чаллы буенча мошенниклык гамәлләрен ачыклау бүлеге башлыгы Ленар Гараев сөйләде. - Элек шәһәрдәшләребезгә "Сезнең банк картасы гамәлдән чыкты" (Ваша карта заблокирована) дигән хәбәр килеп телефон номеры күрсәтелә иде. Шактый гына чаллылар аларга шалтыратып...

Мошенниклар банк карталары аша акча үзләштерүнең яңа схемасын уйлап тапканнар. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Чаллы буенча мошенниклык гамәлләрен ачыклау бүлеге башлыгы Ленар Гараев сөйләде.

- Элек шәһәрдәшләребезгә "Сезнең банк картасы гамәлдән чыкты" (Ваша карта заблокирована) дигән хәбәр килеп телефон номеры күрсәтелә иде. Шактый гына чаллылар аларга шалтыратып акчаларын югалтты. Бу хакта күпләп сөйләнелгәч, мошенниклар алдау схемасын үзгәртте. Хәзер чаллыларның кесә телефоннарына "Сезнең картадан N суммадагы акча алыначак" ("С вашей карты подлежит списанию N сумма денег") дигән хәбәр килә. Операцияне булдырмау өчен күрсәтелгән номерга шалтыратырга кушалар. Кеше белмичә шалтырата һәм, нәтиҗәдә, картада булган акчасын югалта. Шуңа да тагын бер кат искәртәбез: шикле номерларга шалтыратмагыз! Банкның үзенә барып яки шалтыратып белешегез.

Гомумән, полиция хезмәткәрләре мошенникларның соңгы арада аеруча нык активлашуын билгеләп үттеләр. Йөк ташу өлкәсендә дә, бозымнан котылырга ярдәм итүче чегәннәрдән дә зыян күрүчеләр күп. Әмма интеренет һәм телефон аша башкарылган мошенниклык гамәлләре алар арасында иң күбесе. Агымдагы елның 9 ае эчендә алар аша шундый 348 очрак теркәлгән. Шуңа да полиция хезмәте сайтларда сату-алу эшләре алып барырга яратучы шәһәрдәшләребезне аеруча игътибарлы булырга чакыра.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев