Алинә Заһитова Россиягә беренче алтын медаль китерде
Яңалыклар тасмасы

Алинә Заһитова Россиягә беренче алтын медаль китерде

Алинә Заһитова Россиягә беренче алтын медаль китерде Алинә Заһитова Олимпиадада ирекле фигуралы шууда алтын медаль яулады. Бу - Россиянең беренче адтын медале. Икенче урында Евгения Медведева, өченчедә - Канададан Кйтлин Осмонд. Моңа кадәр Заһитова быелгы Олимпиадада кыска программада чыгыш ясап, дөнья рекорды куйган иде. Ә команда ярышында көмеш медаль яулады....

Алинә Заһитова Россиягә беренче алтын медаль китерде Алинә Заһитова Олимпиадада ирекле фигуралы шууда алтын медаль яулады. Бу - Россиянең беренче адтын медале. Икенче урында Евгения Медведева, өченчедә - Канададан Кйтлин Осмонд. Моңа кадәр Заһитова быелгы Олимпиадада кыска программада чыгыш ясап, дөнья рекорды куйган иде. Ә команда ярышында көмеш медаль яулады. Алинә Заһитовага 15 яшь. Ул - "Ижсталь" хоккей ко­мандасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Аңа бу исемне гимнастка Алиә Кабаева хөрмәтенә кушканнар. Әтисе һәм әнисе кызны тимераякка 4 яшендә бастыра. 6 яшеннән ул фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнә башлый. Илназ Заһитов - тумышы белән Актаныш районыннан. Алинәнең сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльнә. Фото: Richard Heathcote/Getty Images --- Матбугат.ру

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев