Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Мәрхүм ирем төшемдә: «Сине сынаулар көтә», – диде»

Күрмәгәне калмаган.

Гөлфия ханым мине: «Аллаһы Тәгаләмнең яраткан колы булдым инде сеңелем. Сынаулары белән сыный да сыный мине», – дип каршы алды. «Бер тернәкләндерү үзәгенә барган идем. Шәфкать туташы витаминны дөрес кадамаган. Урыны шешеп чыкты, ашыгыч рәвештә хастаханәгә салдылар. Расписка яздым да, Чаллыга кайттым. Ашыгыч ярдәм бригадасы хастаханәгә алып китте. Операция ясадылар. Шештән ярты литр үлекле кан агыздылар. Утыра да, юньләп ята да алмадым. Бик авыртты, Аллаһка шөкер, терелтеп чыгардылар. Хастаханәдән кайтканыма бер атна гына», – диде. 

Гөлфия Абитова Нурлат районында, җиде балалы гаиләдә туып-үскән. Аңа 5 яшь вакытта яман шештән 39 яшьлек әнисе үлеп киткән. Әтисе Фәйзулла алтын куллы булса да, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Шуңа да карамастан аңа авылдашы, балалар бакчасында эшләүче Гөлсем исемле хатын  кияүгә чыккан.
Ул еш кына: «40 көнлек энегез Фәритне кызганып сезгә килдем», – дия торган булган. Үзе усал булса да, балаларны ашатып, мәктәпкә озатып, каршы алган. Кечкенәдән аяклары, буыннары сызлаудан интеккән Гөлфия гел елаган... Елак кызны әтисе дә, үги ана да жәлләмгән.
«Үз өебездә җылы караш сизмәгәч, әтинең әнисе Шәргыя әбиемә күчтем. Аның белән рәхәт итеп яшәдек. Дөрес, безнең балачак бик авыр елларга туры килде, шулай да әбием үзенең мәхәббәте һәм тәмле ризыклары белән миңа авырлыкларны җиңәргә булышты. Авылда 8 еллык мәктәпне тәмамлагач, Чистайга киттем. Сөт комбинатына эшкә урнаштым. Ике дус кызым белән бер апага фатирга кердек. Минем аякларымда ревматизм иде, аксап йөргәнгә кызлар миннән: «Син чатан», – дип гел көләләр иде. Мин рәнҗеп гел елый идем. Әллә рәнҗешем төште, әллә язмышлары шулай булды, бу кызларның берсе инсульт кичереп урын өстендә ята. Икенчесе 10 ел элек яман шештән вафат булды. Ә мин Чистайда милициядә эшли торган озын буйлы, чибәр егеткә кияүгә чыктым да Чаллыга күчеп килдек. Авырга уздым. Аны бик авыр күтәрдем. Аллаһның рәхмәте белән сау-сәламәт дүрт кг-лы малай тудырдым. Шуннан соң аяк авыртуларына тагын да җитди чирләр өстәлде. Йөрәгем бик каты «сикерә» башлады. Хастаханәләргә йөри торгач, «Операция ясарга кирәк», –  диделәр. Казанда берничә тапкыр катлаулы операция ясадылар. Күкрәгемне кисеп, йөрәкнең клапаннарын алыштырдылар. Дүрт клапанның өчесе алыштырылган. Күп кан югалту сәбәпле, донор каны салдылар. Шуннан соң гел елый торганга әйләндем. Операция ясаганда ашказанымны җәрәхәтләделәр. Аның яртысы гына нормаль эшли, шуңа күрә тиз һәм күп ашый алмыйм. Бер мәлне 40 кг-га калдым. Ирем белән бергә эшләүче хатын бер төнәтмә биргән иде. Шуны эчкәч кенә ашавым яхшырып, кеше төсенә кердем. Аннары аягыма операция ясадылар. Икенче группа инвалидлык бирделәр. Эшли алмадым. Өчәү иремнең хезмәт хакына яшәдек, – дип сөйләде дә, елап җибәрде ул.

Язмышына буйсынып яшәп ятканда, Гөлфия ханымның гаиләсенә кайгы килә. Әтиләрен кыйнап үтерәләр. Озак та үтми, йөрәк чиреннән 50 яшьлек ире дә авылга кайтып, әнисенең өендә җан бирә. Бу вакытта улы мәктәпне тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән була. 

«Иремнең вафатын бик авыр кичердем. Кырыгына кадәр еладым да еладым. Кырыгына Фатыйма әбигә хәер биреп, Корьән укыткан идем. Ап-ак киемнән елмаеп төшемә керде. «Гөлфия, елавыңнан тукта. Син уңган, чая хатын. Югалмассың. Әгәр синнән калсам, ничек яшәр идем. Мин бит синнән башка беркем түгел.  Елавыңнан тукта, әле сиңа тагын сынаулар килер. Әмма син аларны җиңәчәксең», – диде. 

Чыннан да Хәкимнең әйткәннәре рас килә. Озак та үтми, беренче каттагы фатирлары ишелә башлый. Ярдәм сорап кемнәргә генә бармый ул. Файдасы булмый. Аннары районның ул чактагы башлыгына барып, елый-елый үзенең хәлен сөйли. Район башлыгы җаваплы җитәкчеләргә фатирны ремонтларга куша. Булышалар. Хокук саклау органнарында эшләүче Хәкиме торак алуга чиратта торган. Вафатыннан соң,  гаиләнең чираты җитсә дә, эшеннән тиешле фатирны бирергә ашыкмыйлар, документларда гел кимчелекләр табалар, белешмәләр сорап интектерәләр. Адвокатлар яллап, 8 тапкыр Казанга судка бара Гөлфия ханым. Шуннан соң, бишенче каттан бер бүлмәле фатир алуга ирешәләр. «Ул карарлык түгел иде. Обойлары пычрак, сыдырылган, линолеум кап-кара,  сантехника ватык... Косып үлә яздым. Нинди кеше яшәгәндер монда?! Улым үз куллары белән ремонт ясап бирде.  Ул өйләнеп, гаиләсе белән күрше йортта яши. Кытай чигенә барып бер ай эшли, бер айга ялга кайта», – диде ул. 

Сынаулар моның белән генә бетми. Казанга туганнарына кунакка баргач, урамда балалар белән йөргәндә кулын эт тешли Гөлфия ханымның. «Тешләре сөягемә кадәр кергән, ярасы тирән иде. Аның авыртуына чыдарлык булмады, хастаханәгә барып тектерергә туры килде», – дип язмыш китабы битләрен ачуын дәвам итте. 

«Казаннан кайтуыма кран ватылып, фатирны су баскан, келәмнәр йөзеп йөри иде. Дустым Рәзинәгә шалтыраттым. Ул миңа керде, бергә җыештырдык. Шул якын дустыма инсульт булды. 4 ел урын өстендә. Улы гаиләсендә яши. Янына барган саен: «Гөлфия, мине үзеңә алып кит», – дип елый. Мин үзем дә авыру... Менә шул дустымны, авыру апамны, борчу-мәшәкатьле сеңелләремне җәлләп гомерем үтә инде. Ярый инде Аллаһы Тәгаләм ярдәменнән ташламый. Юлыма гел игелекле кешеләр чыгара: кайсы акчалата ярдәм итә, кайсы әйбер бирә. Минем пенсия 13 мең сум гына, дару белән фатир өчен түләсәң, ашарга аз кала. Алай да тормыштан зарланмыйм, тәмле ашарга, матур әйберләр алырга яратам. Намаз укып, Аллаһыма рәхмәтле булып яшим», – дип сүзен тәмамлады язмам герое.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмаларда язмыш