Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Анастасия Урусова: «Полиция хезмәткәре көчләде һәм 5 бала таптыртты»

Татарстанда яшәүче хатын-кыз балалары өчен көрәшә.

Татарстанда яшәүче Анастасия Урусова федераль каналдагы "Мужское и женское" тапшыруында тормышында булган коточкыч вакыйга турында сөйләде. 

Аның сүзләренчә, 16 яшендә аны полиция хезмәткәре Владимир Шакиров көчләгән. "Кичке якта ул мине РОВДдан әбиләремә алып кайтырга чыкты. Аланга алып кереп китеп гамьсез гамәлләрен кылды. Берәрсе белсә, төрмәгә утырттырам. Беләсең бит, мин милиционер диде. Ул миннән 23 яшькә зуррак. Өйләнгән һәм ике баласы бар иде", - дип сөйләде Анастасия. 

"Арагызда җенси мөнәсәбәт бер тапкыр булган. Сез бит шуннан соң аңардан 5 бала тапкансыз?" - дип сорады алып баручы. 

Анастасия: "Әни мине көчләгәнне белгәч, полиция җитәкчелегенә барды һәм серле рәвештә әбиемне төрмәгә утыртып куйдылар. Аны кеше үтерүдә гаепләделәр. Шунда аның шаяртмавын аңладым", - ди. 

Анастасия полиция хезмәткәреннән бер-бер артлы 5 бала тапкан. Хәзер аларны бүлешә алмыйлар. Хатын-кыз ир-атны балаларга карата кырыс булуда гаепли. ир-атның үз дөреслеге. 

Әлеге катлаулы хәлгә РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да игътибар итте. Ул хатын-кызга һәм аның балигъ булмаган балаларына карата хокуксыз гамәлләр кылу турында җентекләп тикшерегә кушты. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев