Ашказаны яман шешенең беренче билгеләре нинди?
Табиблар аның иртә симптомнары турында кисәтә.
Һәркемнең вакыт-вакыт эч авыртуы булырга мөмкин. Әгәр алар вакытлыча гына була икән, борчылырга урын юк. Әмма ашказаны даими рәвештә борчый башласа, бу - аңа аерым игътибар бирү өчен сәбәп.
Табиблар ашказанының яман шеше үсешен иртә стадиядә ачыклау өчен дүрт төп билгене аерып күрсәтә. Болар — ашказанының нормаль эшчәнлеге бозылу; ризык йоту белән проблема булу, кинәт ябыгу, тын җитмәү.
Табиблар бу симптомнар кыска вакыт эчендә үтеп китсә, һәм эч авырту һәм күңел болгану күзәтелмәсә, борчылырга кирәкми, ди. Бу билгеләр ашказаны ризыкны эшкәртеп бетермәвен дә күрсәтергә мөмкин.
Моның берничә сәбәбе бар: артык күп ашау, майлы һәм әче ризык яки артык күп күләмдә кофеин, алкоголь, шоколад һәм газлы эчемлекләр куллану.
Моннан тыш, ашказаны белән проблемалар борчылу, тәмәке тарту яки антибиотиклар белән дәвалану аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Әгәр югарыда санап үтелгән симптомнар узмый һәм ике атна дәвам итә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк.
Кызыл Таң
Фото best-uber.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев