Бүгенге көндә 639 реклама щитларының 12се сүттереп алынган. Шәһәребездә реклама урнаштыру буенча да тәртип салыначак.
Торак йортларны файдалануга тапшыру буенча күләм ягыннан узган елдагыга караганда 20 мең кв метрга артыграк булачак, 340 мең кв метр мәйданда фатирлар тапшырыла. Торакка кытлык юк, бушка фатир да өләшү юк, чөнки муниципаль торак фонды...
Бүгенге көндә 639 реклама щитларының 12се сүттереп алынган. Шәһәребездә реклама урнаштыру буенча да тәртип салыначак.
Торак йортларны файдалануга тапшыру буенча күләм ягыннан узган елдагыга караганда 20 мең кв метрга артыграк булачак, 340 мең кв метр мәйданда фатирлар тапшырыла. Торакка кытлык юк, бушка фатир да өләшү юк, чөнки муниципаль торак фонды дигән нәрсә бетерелгән. Кешеләр социаль яки коммерция ипотекасын файдалана ала. - Безнең максат, төзелеш эшләре дәвам итсен өчен, кешеләрне стимуллаштыру, шәһәребездә яклау тапкан 40тан артык проектны тормышка ашыра алганда 10 000 кешене хезмәт урыны белән тәэмин итеп булачак. Бу бит ун мең гаилә социаль һәм икътисади яктан якланган дигән суз. Шулай ук "HAEIR", "Металлургия" заводлары, Кама ит комбинаты - 1000әр кешене үзенә эшкә алачак. Сәнәгать паркларында ачылачак яңа җитештерү оешмаларында да күп кенә урыннар барлыкка килер, - дип зур ышанычын белдерде хакимебез.
Тарифлар темасына да ачыклык кертелде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифларын дәүләт комитеты үзе көйли, аңарга ниндидер йогынты ясап булмый, ә менә транспортта йөргән өчен билет бәяләре беразга артачак, чөнки 4 ел дәвамында болай да бернинди дә арттыру булмаган, иң түбән бәяләр Чаллыда гына. Ләкин бәяне кисәк кенә күтәрү турында сүз бармый, бу гамәл шәһәрдәшләрнең финанс мөмкинлекләрен искә алып эшләнә.
Узган көндә мэрның "Мастеровые" рус драма театрында А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры тарафыннан сәхнәләштерелгән "Бальзаминовның өйләнүе" (А.Островский) спектаклен каравын искә алып, шәһәребездәге татар һәм рус драма, балалар курчак театрларының үз биналарын булдыру кирәклеге турында сорау бирдем. - Бөгелмәдә хакимият башлыгы булып эшләгән чакта театрга бина салдыру бурычы куелды. Ул вакыттагы Президентыбыз М.Шәймиев булышлыгы белән 2 ел эчендә театрны биналы иттек, димәк мондый эштә дә тәҗрибәбез җитәрлек, алдагы елларда без моны да башкарырбыз, - диде.
Яңа елда шәһәрдәшләрне нинди яңалыклар көтә соң? - Камиллеккә чикләр юк. Миңа кадәр эшләп киткән җитәкчеләрнең бик күркәм башлангычын хупларга, булганын сакларга, яхшыртырга, яңартырга кирәк дигән фикердә торам, - диде. Иске чыршы Сидоровка бистәсенә күчерелде, "Азатлык" мәйданында өр-яңа чыршы композициясе барлыкка киләчәк. Җиңү паркы да читтә калмаячак, шәһәрдәшләр үзләре яшәгән урыннарында бәйрәм итәрлек булсын.
Илсур Тимеров
Нет комментариев