Чаллыда идарә башлыгы вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда идарә башлыгы вафат булды

Хушлашу вакыты билгеле.

Бүген, 2026 елның 21 ноябрендә, хакимиятнең җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Харис улы Миңнегалиев кинәт вафат булды.

Ун ел элек Башкарма комитет структурасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү идарәсе төзелде. Аның җитәкчесе итеп Мөдәрис Миңнегалиевны билгеләделәр. Ул моңа кадәр хокук саклау органнарында хезмәт итте. Эш елларында Мөдәрис Харис улы тату коллектив туплады.

Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүм белән хушлашу 23 ноябрьдә 8 сәгать 30 минутта "Энергетик" мәдәният сараенда була.


кайгылы хәбәр

Нет комментариев