Бавырдан салат
Киңәш-табыш

Бавырдан салат

Бавыр организм өчен файдалы!

Бавырның организм өчен файдасы зур. 

Гемоглобинны күтәрә: Анда тимер бик күп, шуңа күрә аны азканлылык (анемия) һәм түбән гемоглобин вакытында ашау бик файдалы.

Витаминнарга бай: Бавырда А, В төркеме витаминнары (бигрәк тә В12), фолива кислотасы бар, алар нерв системасына һәм күз күрү сәләтенә ярдәм итә.

Энергия бирә: Аксымнарга бай булу сәбәпле, ул көч өсти һәм иммунитетны ныгыта.

«Тәмле рецептлар» МАХ каналыннан бавырдан җиңел салат рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен кирәк була:

- Бавыр - 0,5кг.

- Йомырка - 2данә

- Суган - 1 данә

- Кишер - 1 данә

Тоз, борыч, майонез тәменчә

Эш барышы:

Бавырны яхшылап юабыз, чистартабыз һәм кайнарга куябыз. Кайнап чыккач 40 минут пешерәбез. Соңыннан угычтан уабыз. Йомырканы да каты итеп пешерәбез. Суганны турап, кишерне уып майлы табада кыздырабыз. Йомырканы угычтан уабыз. Савытка бавыр, суган белән кишер һәм йомырканы салабыз, майонез, тоз өстәп яхшылап болгатабыз. Тәмле булсын!


Нет комментариев