Көзен нинди салатлар ашарга?
Киңәш-табыш

Көзен нинди салатлар ашарга?

Дөрес туклану буенча белгеч Чулпан Мөслиховадан киңәшләр

 Яшелчәләрне өлгереп витаминнар туплаган вакытында кулланып калыйк. 

1. Тозлы кәбестә — көз һәм кыш айларында иң мөһим һәм файдалы салат. Анда С витамины һәм эчәклек өчен файдалы бактерияләр бар, алар безгә иммунитет өчен кирәк.

2. Чөгендер, сарымсак һәм грек чикләвеге белән салат — теләсәгез, кара җимеш тә өстәргә була. Әлеге салат гемоглабин түбән кешеләр өчен, кызларга күрем вакытында ашау өчен яхшы.

3. Винегрет — бу иң "көзге" салаттыр. Витаминнар җыелмасы. 

4. Баклажан белән салат — яраткан яшелчәләрегезне вак кына турап тәлинкәгә салыгыз (мин гадәттә помидор, яшел салат яфрагы, руккола, кинза салам), сарымсак һәм зәйтүн мае кушып кыздырылган баклажан, болгар борычы өстисез. Нәтиҗәдә йомшак, җылы салат килеп чыга.

5.  Минең яраткан көзге салатым — яңа кишер, әз генә сыр, сарымсак һәм каймак белән. Кишердәге А витамины бары тик майлар белән генә үзләштерелә, шуңа күрә кишерне кыргычтан кырып, зәйтүн мае, каймак, яисә чикләвек кушып ашау файдалы булачак.


Нет комментариев