Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерын Германиядән шалтыратып алдамакчы булганнар

75 яшьлек ханымнан 300 мең сум акча сораганнар.

Шәһәребезнең ГЭС бистәсендә яшәүче 75 яшьлек ханым аздан гына мошенниклар ятьмәсенә капмый кала. Шушы көннәрдә аңа билгесез затлар шалтыратып: “Шәхси мәгълүматларыгызны үзләштерергә телиләр, аларны саклап калырга кирәк”, - дип акча сорыйлар. Бу хезмәтләре өчен 300 мең сум акча да сорыйлар. Пенсионер шунда ук эшнең нәрсәдә икәнен аңлап ала һәм телефонын куя. Соңыннан ул бу хакта полициягә хәбәр итә. Шалтырауның Германиядән булуы ачыклана.

Икенче шәһәрдәшебез беркатлырак булып чыга. Ул мошенникларның: “Счетыгызга чит кешеләр керә алган, акчагызны саклап калырга кирәк” дигән сүзләренә ышанып, банкоматтан 310 мең сум күчерә. 

Хокук сакчылары, мондый аяныч хәлләргә калмас өчен билгесез затлар белән телефон аша сөйләшмәскә куша.

“Еш кына мошенниклар эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, ФСБ, тикшерү комитеты, хәвефсезлек хезмәте, Госуслуги һәм кредит оешмасы, банк хезмәткәрләре буларак үзләре белән таныштырып, халыкны ялгыш адымнар эшләргә этәрәләр. Мошенниклар корбаны булмау өчен, иң элек телефонны куегыз, аннары дусларыгызга яки якыннарыгызга киңәш сорап мөрәҗәгать итегез”, - ди алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев