Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортстанда күктән бөҗәкләр яңгыры яуган — видео

Ап-ак кар өстендә меңнәрчә кара нокта хәрәкәтләнүе күренә.

Башкортстанның Учалы районында гаҗәеп вакыйга булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Миндәк авылында күктән кар белән бергә бөҗәкләр яңгыры яуган. Моны шаһитлар видеога төшереп алган һәм «Мобильный репортер» тапшыруына җибәргән.

Ролик авторы сүзләренчә, бу яңгырдан соң җиргә меңнәрчә бөҗәк коелган. Видео кадрларында кара төсле бөҗәкләрнең ап-ак кар өстендә ятуы аңлашыла.

Лупа белән карагач, аларның тере булуы һәм хәрәкәт итүе күренә. Әлегә кадәр авылда мондый бөҗәкләрне күрүчеләр булмаган. Вакыйганың сәбәпләре дә ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

 

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев