Чаллыда Мөдәрис Миңнегалиев белән хушлаштылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мөдәрис Миңнегалиев белән хушлаштылар

Ул 21 ноябрьдә вафат булды.

Чаллыда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең элеккеге башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев белән хушлашу мәрасиме узды. Ул 21 ноябрьдә 62 яшендә кинәт вафат булган  иде.  Мәрхүм белән хушлашырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре килде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Миңнегалиевның иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Мөдәрис  Харис улы җәмәгать тәртибен саклау идарәсен башлап төзегән һәм үз эшен шәһәр халкының тынычлыгын яклауга багышлаган. Шәһәр башлыгы аны намуслы, җаваплы, игелекле, әмма шул ук вакытта таләпчән һәм гадел җитәкче дип атады. Ул шулай ук Минегалиевның авырлыкларга зарланмавын, үз бурычларын тыныч, лаеклы һәм намусы белән үтәвен, яшь хезмәткәрләр өчен үрнәк булуын ассызыклады.

Ветераннар һәм гамәлдәге хокук саклау органнары хезмәткәрләре Миңегалиевны профессионал, намуслы, тыйнак, тәртипле һәм белемле кеше буларак искә алдылар. Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков аның сабырлыгын, кул астындагыларга һәм шәһәр халкына игътибарлы мөнәсәбәтен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, юл хәрәкәте иминлеге турында сүз барганда, Мөдәрис Харис улы һәрвакыт постта калган һәм шәһәрдә лаеклы абруй казанган.

Мөдәрис Миңнегалиев хокук саклау органнарында дистәләгән ел хезмәт иткән. Хушлашырга килүчеләр арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе каршындагы Ветераннарның җәмәгать советы вәкиле Фәрит Бәдретдинов һәм отставкадагы полиция подполковнигы Дамир Шәйдуллин да бар иде. Мөдәрис Харис улын туган авылында — Мамадыш районында җирлиячәкләр. 

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды
 


кайгылы хәбәр акча югалту

Нет комментариев