Фаҗига 7 июнь көнне Күмертауда булган
Спорт мәйданчыгында турникта уйнаган 8 яшьлек малайның кисәк хәле начарлана, дип яза үз чыганакларына ссылтама ясап “Башинформ”.
Һәлакәт урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы баланы коткара алмый - ул хастаханәгә кадәр барып җиткәнче үлә. Беренче фаразлар буенча, баланың йөрәге авырткан.
Тикшерү дәвам итә.
Нет комментариев